news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Тукай районында урманда хәле начарайган өлкән яшьтәге гөмбәчене коткарганнар

Гөмбәче үз аңында, ә кул-аяклары боз кебек салкын булган, ул бер адым да атлый алмаган.

(Казан, 20 август, «Татар-информ»). Татарстанның Тукай районында урманда хәле начарайган өлкән яшьтәге гөмбәчене коткарганнар. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

Кичә 112 бердәм номерына «Цыганский табор» кафесы янындагы урманда 69 яшьлек ир-атның кисәк кенә хәле начарюы хакында хәбәр килгән.

Коткаручылар пенсионерны юлдан 20 метр читтә табып алган. Гөмбәче үз аңында, ә кул-аяклары боз кебек салкын булган, ул бер адым да атлый алмаган.

Пенсионерны 5нче хастаханәгә озатканнар.

news_right_1
news_right_2
news_bot