news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Тукай районында укучылар белән өйрәнүләрне Эчке эшләр министрлыгы тикшерә

Матбугат чаралары мәктәп укучылары катнашында өйрәнүләрне росгвардиячеләр уздыруы турында хәбәр итте, шуннан соң ведомствода бу мәгълүматны кире кактылар.

(Казан, 22 декабрь, «Татар-информ» ). Тукай районында мәктәп укучылары белән өйрәнүләр уздыру турында хәбәр таралганнан соң, Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы тикшерү үткәрә. Бу хакта Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

20 декабрь көнне Россия Эчке эшләр министрлыгының Тукай районы бүлеге җитәкчелеге инициативасы нигезендә Новотроицк мәктәбе территориясендә шәхси состав белән тактик-строй дәресләре үткәрелгән.

Новотроицк мәктәбенең 9 сыйныф укучылары, уку йорты җитәкчелеге белән килешенеп, статистлар сыйфатында җәлеп ителгән. Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы мәгълүматларына караганда, дәресләр башланыр алдыннан полицейскийлар, мәктәп администрациясе һәм укучылар шәхси куркынычсызлык чараларын үтәү буенча инструктаж узган.

«Дәрес вакытында Россия Эчке эшләр министрлыгының Тукай районы бүлеге полиция хезмәткәрләре генә гражданлык киемендә киенеп, хокук бозучы кешеләрне имитацияләде. Җәмәгать тәртибен шартлы рәвештә бозучы буларак бер генә укучы да җәлеп ителмәде. Барлык укучылар да педагогларның контролендә арткы планда булды, аларның берсе дә зыян күрмәде», — дип аңлаттылар Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгында.

Чарада граждан затларының катнашуы Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы белән килештерелмәгәнгә, хезмәт тикшерүе үткәрелә. Аның нәтиҗәләре буенча Тукай районы буенча Эчке эшләр министрлыгы бүлеге җитәкчелеге гамәлләренә бәя бирелә. Гаепле вазифаи затлар катгый дисциплинар җаваплылыкка тартылачак.

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы элек хәбәр иткәнчә, Росгвардия Татарстанда мәктәп укучылары белән үткәрелгән өйрәнүләрдә үз хезмәткәрләренең катнашуын кире каккан иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100