news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Тукай районында терлек азыгы әзерләү эшләре тулы көченә бара

Районның авыл хуҗалыгы предприятиеләрендәге терлекләрне уңышлы кышлату өчен 49 мең тонна сенаж, 9,5 мең тонна печән, 64 мең тонна силос кирәк.

Тукай районында терлек азыгы әзерләү эшләре тулы көченә бара
tukai-rt.ru/

(Тукай районы, 29 июнь, "Татар-информ", "Якты юл", Эльвира Абдуллина). Бүген Тукай районы кырларында үләнле азык әзерләү эше тулы куәткә бара. Эш кичке сәгатьләрдә дә, хәтта төнлә дә дәвам итә. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Районның авыл хуҗалыгы предприятиеләрендәге терлекләрне уңышлы кышлату өчен 49 мең тонна сенаж, 9,5 мең тонна печән, 64 мең тонна силос кирәк. 

Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Ренат Хәсәнов билгеләп үтүенчә, бүген төп көч сенаж салуга юнәлтелгән. Район буенча 13,4 мең тонна сенаж әзерләнгән. Сенаж салу белән беррәттән яфраказык һәм печән туплау да бара. Һава торышы бу эшләрне тулы көченә алып барырга мөмкинлек бирә.

Печән бүгенгә 10 мең тонна җыелган, шуларга өстәп 48 тонна яфраказык тупланган. Аграрийлар алдына күпьеллык үләннәрнең беренче катын 1 июльгә чабып бетерү бурычы куелган иде. Район хуҗалыклары бу бурычны үтәде. Кайбер басуларда гына чабылган үләннең кипкәнен көтәсе һәм җыеп аласы калып бара.


 

news_right_1
news_right_2
news_bot