news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Тукай районында терлек азыгы әзерләү буенча семинарга җыелдылар

Сенаж һәм печән составындагы файдалы матдәләрнең күпме булырга тиешлеген семинарда катнашучыларга да бәян иттеләр.

Тукай районында терлек азыгы әзерләү буенча семинарга җыелдылар
tukai-rt.ru

(Тукай районы, 27 июнь, "Татар-информ", "Якты юл", Алена Фазылова). Тукай районы  "Ярыш" хуҗалыгында терлек азыгы әзерләү буенча семинар узды. Бу көннәрдә бар көчне терлек азыгы әзерләүгә бирү шарт, диделәр семинарда. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Бүгенгә район буенча 8602 тонна печән, 10000 тонна сенаж әзерләнгән. Авыл хуҗалыгы hәм азык-төлек идарәсенең җитештерү-маркетинг бүлеге башлыгы Ирина Гарипова белдерүенчә, бу печән әзерләүгә куелган планның 90 процентын, сенажның 20 процентын тәшкил итә.

Боларга өстәп, бүген актив рәвештә витаминлы яфраказык әзерләү бара. Бу эштә хуҗалыкларга төрле оешмалар да булыша. Яфраказык әлегә 46 тонна тупланган.

Белгечләр әзерләнгән печән һәм сенажның сыйфатын анализлаганнар. Саннардан күренгәнчә, азыкның бүгенге торышы тиешле нормаларга туры килә. Сенаж һәм печән составындагы файдалы матдәләрнең күпме булырга тиешлеген семинарда катнашучыларга да бәян иттеләр.

Соңыннан семинарда катнашучылар "Ярыш" хуҗалыгының реконструкция бара торган фермасында саву залы төзелешен һәм ике абзарны төзекләндерүне карадылар. Биредә ремонт эшләре май аенда башланган.

Июль ахырына эшләрне тәмамлау күздә тотыла. Ремонт барысы 7 миллион сумга төшә. 1,3 миллион сумы – терлекчелек биналарын реконструкцияләү буенча дәүләт программасы исәбеннән. Әлеге программа ярдәме белән ярышлылар моңа кадәр ике бинаны төзекләндергәннәр инде. Бүген хуҗалыкта 1450 баш мөгезле эре терлек тотыла, шуның 360ы савым сыерлар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100