Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Тукай районында Татарстан җөмһүрияте көнен Татарстан бистәсендә бәйрәм итәләр
Бүген биредә сәхнәдә 12 милләт вәкиле чыгыш ясый.
(Тукай районы, 30 август, "Татар-информ", “Якты юл”). Тукай районының Татарстан бистәсендә 30 август – Татарстан республикасы көнендә инде бишенче тапкыр Халыклар дуслыгы фестивале уздырыла, дип яза район газетасы.
Бәйрәм чаралары иртәдән үк башланып китте. Татарстан бистәсендә 20 дән артык милләт дус һәм тату яши. Бүген биредә сәхнәдә 12 милләт вәкиле чыгыш ясый. Алар – татар, керәшен, рус, мари, украин, әзербайҗан, башкорт, удмурт, казах, таджик, грузин һәм осетин. Алар һәрберсе үзләренең милли костюмнарыннан, һәрберсе милли аш-су үрнәкләрен һәм җыр-биюләрен тәкъдим итте.
Чаллы шәһәреннән фестивальнең даими кунагы осетин Дәни Абрамашвили да бәйрәмгә үз ансамбле белән килде. Ул тукайлыларны ихластан бәйрәм белән котлады, дуслык, иминлек, якты көннәр теләде. “Шәһәрдә узучы чараларны калдырып торып, Татарстан бәйрәменә дип Татарстан бистәсенә килдем, һәрвакыт шулай дус булып яшик!” – диде Дәни Абрамашвили.
Татарстан Республикасы көненә багышланган бәйрәм чаралары Тукай районының һәр авылында уздырыла.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз