news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Тукай районында төерле дерматит авыруын кисәтү өчен 16 меңгә якын малга вакцина ясалган

Районда 3 меңгә якын мөгезле вак терлеккә ветеринария хезмәте күрсәтелә.

(Тукай районы, 19 ноябрь, "Татар-информ", "Якты юл", Алена Фазылова).  Тукай районында төерле дерматит авыруын кисәтү өчен 16 меңгә якын малга вакцина ясалган. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Районның баш эпизоотологы Әлфирә Харисова аңлатуынча, төерле дерматит белән авыручы сыерларның гадәттә сөте кими, еш кына буазларның бозаулары корсагында үлә, авырган үгезләрдә исә үрчем булмый. Авыру терлекләрне бизгәк тота, тиреләре, лайлы ярылары, лимфа системасы зарарлана.

Бүгенге көндә район авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә 16 меңгә якын мөгезле эре терлеккә һәм 3 меңгә якын мөгезле вак терлеккә ветеринария хезмәте күрсәтелә.

"Төерле дерматит авыруын кисәтү өчен районда мөгезле эре терлекләрне вакцинацияләү үткәрелә. 15960 баш малга вакцина ясалды," - диде районның баш эпизоотологы Әлфирә Харисова.

Районның ветеринария белгечләре мөгезле эре терлекләрне асраучы тукайлыларның сак hәм уяу булуларын сорый.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100