Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Тукай районында «Супер әби» һәм «Супер бабай» сайлана
Финал Круглое Поле бистәсендә була.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
(Казан, 4 октябрь, “Татар-информ”). Өлкәннәр көне уңаеннан Тукай районында күп кенә мәдәни чаралар үткәрергә планлаштырыла. Шуның үтә дә кызыклысы – район мәдәният бүлеге оештырган «Супер әби» белән «Супер бабай» бәйгеләре. Әлеге кызыклы бәйгеләрнең финал өлеше 8 октябрь көнне Круглое Поле бистәсенең «Дуслык» мәдәният йортында узачак, диелә районның “Якты юл” газетасында.
Аерым алганда, бәйгеләрдә 5 әби һәм 5 бабай катнашырга теләк белдергән. Аларның һәрберсе үз авыл җирлеген тәкъдим итәчәк. Бүгенге көндә катнашучылар үзләре турында презентация әзерләү белән мәшгуль. Финалда исә алар үзләре үстергән яшелчә, җиләк-җимешләр, пешереп алып килгән камыр ризыклары, кул эшләнмәләре күргәзмәсендә дә бәяләнәчәк.
«Якты юл» («Светлый путь») газетасының рәсми сайтында (http://www.tukai-rt.ru/) бәйгеләрдә катнашучы әби-бабайлар өчен 7 октябрьгә кадәр тавыш бирергә була. Интернет тавыш бирү юлы белән иң популяр әби белән бабайны билгеләп, финалда аларга махсус бүләк тапшырылачак. «Супер әби» һәм «Супер бабай» бәйгеләрендә җиңүгә дәгъва кылучы өлкәннәребез: Сәлимә Салихова (Таулы Дөреш), Валентина Сәгыйдуллина (Кнәз), Кәүсәрия Хафизова (Күзкәй), Ләйсирә Закирова (Иштирәк), Нәҗибә Сәхипгәрәева (Калмия), Николай Конкин (Кнәз), Роберт Исламов (Сәмәкәй), Рафаэль Тимергалин (Иске Дөреш), Наил Зәһретдинов (Новотроицкое) һәм Мөнәвир Мусабиров (Калмаш).
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз