news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Тукай районында совет гаскәрләренең Әфган җиреннән чыгарылган көненә багышланган кичә узды

«Әфган – төзәлмәслек җан ярам...» кичәсенә «кайнар нокта»дан исән кайту бәхетенә ирешкән сугышчылар гаиләләре белән килгән иде.

(Тукай районы, 16 февраль, "Татар-информ", "Якты юл", Гөлнора Мирходжаева). Һәр елның 15 феврале совет гаскәрләренең Әфган җиреннән чыгарылган көне буларак билгеләп үтелә. Әнә шул сугыш көннәреннән инде 29 ел вакыт узган. Канкойгыч сугыш хәрәкәтләренә багышланган кичә Тукай районы Биклән авылының мәдәният йортында үтте, дип яза җирле басма.

Әлеге очрашуда Ватан алдындагы изге бурычларын үтәгән солдатлар, ветераннар, Әфган, Чечня сугышларында хәрби хезмәттә якыннарын югалткан әти-әниләр, аларның якыннары, туганнары катнашты.

Концерт башланыр алдыннан барлык җыелганнарга Биклән авылы үзешчәннәре тарафыннан куелган үтә дә эчтәлекле спектакль күрсәтелде. Залдагы тамашачылар аны тын да алмыйча карадылар, тәмамлангач, дәррәү килеп кул чаптылар.

«Әфган – төзәлмәслек җан ярам...» дип исемләнгән бәйрәм кичәсендә интернациональ бурычларын үтәгән солдатларга, ветераннарга мөрәҗәгать итеп, совет гаскәрләрен Әфган җирләреннән чыгару көне белән тәбрикләп Биклән авыл җирлеге башлыгы Мансур Сәхбиев, район хәрби хәрәкәт ветераннарының иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Айбулат Якупов, ветеран-әфганчы Фәрит Галәветдинов чыгыш ясадылар. Илгә-көнгә иминлек теләделәр, мондый очрашуларны, күрешүләрне ешрак уздырырга кирәклеген ассызыкладылар. Гомумән, бу көнне җыр-моң, биюләр, эчтәлекле шигырь сөйләүләр күп булды. Залдагылар һәрбер чыгышны җентекләп тыңлады, концерт тәмамлангач та, әле озак кына тарала алмыйча торды. Шул арада очрашуга килгән әфганчылар, хәрби хәрәкәтләрдә катнашкан ветераннар бер-берсе белән аралашты, хатирәләргә бирелде.

– Концерт бик җылы мохиттә үтте. Аеруча да истә калганы Биклән авылының сандугачы, оста җырчысы Фәния Сафинаның безгә көтелмәгән бүләк ясавы булгандыр, мөгаен. Безне, авылдан китүче яшь егетләрне, 1982 елны армия сафларына – ерак Әфганстанга озатканда Фәния ханым үтә дә матур итеп, ул вакытларда бик популяр булган «Ялгыз көймә» җырын башкарган иде. Үткәргән кичәбездә ул янәдән шул җырын җырлады. Әйтеп бетерә алмаслык хис-кичерешләргә бирелдек без, күзләргә яшьләр килде. Биклән урта мәктәбенең укучысы Айрат Василовның да «Солат бәяте» шигырен сәнгатьле итеп сөйләве йөрәкләргә үтеп керде. Без барыбыз да хезмәт иткән җиребезгә янәдән әйләнеп кайткан кебек булдык. Тетрәндерде, уйландырды ул. Мәктәпнең куркынычсызлык нигезләре фәне укытучысы Ринат Исмәгыйлев укучыларына үз дәресләрендә хәрби хезмәт турында сөйләве, без – әфганчыларның фотоларын барлап торуын, батырлык турында күп итеп ачык дәресләр үткәрүен, яшьләрне патриотик рухта тәрбияләве турында әйтеп үтте.

Концертны алып баручыларга да, оештыручыларга да, катнашучыларга да рәхмәт әйтәм, – дип үз фикерләре белән уртаклашты ветеран-әфганчы Фәрит Галәветдинов.
Оештырылган кичә-концертыбызга «кайнар нокта»дан исән кайту бәхетенә ирешкән сугышчылар гаиләләре белән һәм мәктәп укучылары килгән иде. Яу кырында ятып калган егетләрнең әти-әниләре дә бар иде. Без бәйрәм барышында сугыш кырларында һәлак булган сугышчыларны бер минутлык тынлык белән искә алдык. Үтә дә җылы, матур, җанлы очрашу булды ул.
,
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100