news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Тукай районында социаль ипотека буенча коттеджлар төзергә җыеналар

Социаль ипотека буенча шәхси йортлар төзү район Дәүләт торак фонды инвестиция программасына кергәннән соң мөмкин булачак.

(Казан, 11 апрель, “Татар-информ”). Тукай районы социаль ипотека программасына кушылырга җыена. Шәхси йортлар төзү өчен хакимият Түгәрәк Кыр (Круглое Поле) бистәсендәге җирне файдаланырга ниятли. Бу хакта “Челнинские известия” журналистларына интервьюда Тукай муниципаль районы башкарма комитеты башлыгы Фаил Камаев сөйләгән.

“Социаль ипотекага килгәндә, без Түгәрәк Кыр бистәсе җирләрен файдаланырга уйлыйбыз. Дәүләт торак фонды безне инвестиция программасына кертү белән социаль ипотека буенча шәхси йортлар, арендалы торак, яшь белгечләр өчен торак программалары буенча төзелеш башланачак”, - дип искәртә Фаил Камаев.

Ул табигать кочагындагы шәхси йортлар элек шәһәрдә торак алырга теләүчеләр арасында да популяр булыр, дип өстәп әйткән. Тулаем алганда, Камаев районда 2018 һәм алдагы елларда төзелеш буенча планнарның зур булуын билгеләп үтә.

“Республика бюджетыннан Зирекле бистәсендә балалар бакчасы төзүгә 121 миллион, Иске Дөреш мәктәбен төзекләндерүгә 30 миллион сум акча бүлеп бирелде. Иске Дөреш авылы мәктәбе Тукай районы балалары өчен ел әйләнәсе эшли торган лагерьга үзгәртеләчәк”, - дип йомгаклый Фаил Камаев.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100