Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Тукай районында шикәр чөгендерен соңгы гектарларда чәчәләр
Пландагы 3,5 мең гектар мәйданның 3,2 мең гектарында шикәр чөгендере чәчелгән.
(Тукай, 14 май, "Татар-информ", "Якты юл"). Бүгенге көндә район буенча язгы чәчү 54 процентка башкарылган. 31,2 мең гектар мәйданда язгы бөртекле культуралар чәчелгән, дип яза район газетасы.
Пландагы 3,5 мең гектар мәйданның 3,2 мең гектарында шикәр чөгендере чәчелгән. Бу шикәр чөгендерен чәчү тәмамлануга бара дигән сүз. Сәйдәшев исемендәге хуҗалыкта да чәчү оешкан төстә бара. Бүгенге көндә хуҗалык басуларында борчак, солы, арпа чәчелгән. Шушы көннәрдә бодай чәчүгә керешергә ниятлиләр. Хуҗалык җитәкчесе Марат Сафин хәбәр итүенчә, кырда 23 трактор һәм 6 чәчү комплексы эшли.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз