news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Тукай районында шикәр чөгендерен ала башладылар

Районда бөртекле икмәк культураларын урып-җыю эшләре тәмамланган

 (Казан, 4 сентябрь, “Татар-информ”). Тукай муниципаль районында шикәр чөгендерен ала башладылар.

Районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, бүгенге көндә районда бөртекле икмәк культураларын урып-җыю эшләре тәмамланган. Район буенча барлыгы 649 266 центнер икмәк суктырылган. Уртача уңыш 1 гектардан уртача 15,3 центнер тәшкил итә.

Инде чират шикәр чөгендеренә дә җитте. Иң беренчеләрдән булып, шикәр чөгендерен алуга “Кама” агрофирмасы керешкән.

Бу хакта “Якты юл” газетасы хәбәр итә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100