news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Тукай районында сайлауга вәкаләтле 93 процент кеше үз тавышын бирде

Райондагы барлыгы 44 тавыш бирү участогы эшләде, хәзерге вакытта тавышларны санау бара

 (Тукай, 18 март, «Татар-информ»). Мәскәү вакыты белән төгәл сәгать 20.00дә Тукай районының барлык 44 тавыш бирү участогы ишекләрен япты. Тавыш бирү тәмамланган вакытта «Якты юл» газетасы хезмәткәрләре Мәләкәс авылында урнашкан 2651 санлы сайлау участогында булып кайтты, дип яза җирле газета.

Монда барлыгы 852 тавыш бирүче теркәлгән, шулардан 811 сайлауда үз мөнәсәбәтен белдергән, ягъни 95 сайлаучы тавыш биргән. Участок сайлау комиссиясе рәисе Галинур Булатов әйтүенчә, бу участокта сайлауларны оештыру буенча язмача да, телдән дә шикаятьләр килмәгән.

Гомумән, Тукай районы буенча сайлаучылар исемлегенә кертелгән 31048 кешенең 28973се, ягъни 93 проценты үз тавышын бирде. Хәзерге вакытта тавышларны санау бара.

news_right_1
news_right_2
news_bot