news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Тукай районында Салават Фәтхетдиновның элеккеге музыканты әбиләрне җырлатты

Мәдәният йортында чәй табыны янына җыелган өлкәннәр җырлап та, биеп тә, мөнәҗәт укып, шигырь сөйләп тә күрсәттеләр.

(Тукай районы, 7 октябрь, "Татар-информ", "Якты юл",  Инзилә Әхмәтгәрәева). Танылган җырчы Салават Фәтхетдиновның элеккеге музыканты, Тукай районы Сәмәкәй авыл җирлеге башлыгы булып эшләүче Зиннур Сәгыйтов әбиләрне җырлатты да, биетте дә, дип яза җирле басма.

Авыл җирлеге башлыгы гармунчы да, музыкант та булгач бигрәк шәп икән дип, кайттым Сәмәкәй авылында узган өлкәннәр көне уңае белән үткәрелгән чарадан. Бәйрәмдә катнашкан барыбызны да – ак яулыклы әбекәйләрне, кунакларны, «Зиләйлүк» фольклор коллективы үзешчәннәрен җырлатты да, биетте дә Зиннур Сәгыйтов. Оста гармунчы – бәйрәм күрке. Бик җылы, рәхәт очрашу булды ул. Мәдәният йортында чәй табыны янына җыелган өлкәннәр җырлап та, биеп тә, мөнәҗәт укып, шигырь сөйләп тә күрсәттеләр.

Килүгә авылның иң өлкән апаларын эзләп таптым. Гайшә апа Абдуллинага 91 тулган, яшьлеге авыр сугыш елларына туры килә аның. «Яз көне җилкәгә күтәреп орлык ташый идек, җәй буе чүп утаудан кайтып кермәдек, уракта бер караңгыдан икенчесенә кадәр эшләдек. Өс-баш алама, тамак ач, кояш чыкканчы кырдан өшегән бәрәңге алып кайтып, шуннан кәлҗемә пешереп ашый идек. Авырлыкны бик күп күрдек», – дип искә ала Гайшә апа. Янәшәсендә генә утыручы Суфия апа Тәхәвиевага 90 яшь. Сугыш вакытында комбайнчы булып эшләгән. Үсмер кыз 14нче санлы «Коммунар» комбайнын иярли. Ул да фронтны икмәк белән тәэмин итүгә бар көчен бирә. Икесенә дә 90 яшьләре тулган көнне РФ Президенты В. Путин котлау телеграммасын тапшырганнар.

– Кайлардан белеп бетерә ул безнең туган көннәрне дип, аңа бик сөендек, – ди авыл кешесенә хас эчкерсез самимилек белән Гайшә апа. – Гомер буе эшләдек тә, эшләдек, еллары шундый иде бит, рәхәт күрмәдек. Аллага шөкер, картлыгыбыз муллыкта, рәхәттә үтә. Онытмаганнары өчен зур рәхмәт! – ди ул.

Табын артында утырган һәркем шушы җирлектә төрле тармакта намуслы хезмәт куеп лаеклы ялга чыккан затлар. Берсен дә аерып калдырмаганнар, бәйрәмгә чакырганнар. Өлкәннәрне җирлек башлыгы Зиннур Сәгыйтов, район җитәкчелеге исеменнән шәхсән үзем, ветераннар советы рәисе Гөлфирә Петрова бәйрәм белән ихлас тәбрикләдек. Мәдәният йорты җитәкчесе Альфира Исхакова җитәкчелегендә бик матур музыкаль котлау әзерләнгән иде. Сәмәкәй мәктәбе укучылары әби-бабайларга багышлап шигырьләр сөйләде, ярату, хөрмәт сүзләрен җиткерде. Җырчы кыз Ләйлә Сөләйманова, Альбина Ахарисова, «Зиләйлүк» ансамбле башкаруындагы җырларны тамашачы алкышларга күмде. Җирлек башлыгы Зиннур Мәсгүт улының җырлавы бәйрәмгә аерым ямь өстәде. Ул иҗат иткән «Сәмәкәй авылы» җырын зиләйлүклеләр күтәреп алды, күмәкләшеп, дәртләнеп җырладык.

Өлкәннәр үзләре дә бик оста булып чыкты. Беренче булып 87 яшьлек Мазлума Әхмәтвәлиева «Олы юлның тузаны» җырын башкарды. Гомер буе китапханәдә эшләгән Рина апа Гатина җырлап та, биеп тә күрсәтте. Тавышлары да утырмаган, бик моңлы, яңгырап чыга. «Супер әби» бәйгесендә катнашып «Иң сөйкемле әби» исеменә лаек булган Халисә Исламова биеп киткәч, бөтенләй таң калдым. Хәрәкәтләре яшь кызларча җитез, аңа карап кына торасы килә. Мәдәният хезмәткәре Рәмзия Тәхәвиева тирән мәгънәле шигырь укыды. Ул «Күп нәрсәгә өлгермибез» дип атала. Әйе, дөнья куабыз, якыннарыбызның хәлен белергә, исән чагында әти-әни янына кайтып килергә өлгермибез. Ә алар әкрен генә китә бара, бакыйлыкка күчә, үкенечләр кала... Исән чакларында кадерләрен белик, вакытында җылы сүз әйтик, игътибар, кайгырту белән гомерләрен озынайтыйк без аларның...

Авылның остабикәсе, мөгаллимә Рәмилә Салихова уйландырырлык сүзләр әйтте:

– Авылыбыз кешеләре, өлкәннәребез киң күңелле, мәрхәмәтле, бик тату яшибез. Дөньяда гыйбрәтләр җитәрлек – телевизорны ачсаң, тәртипсез гаиләләрне күрсәтәләр, әбисе оныгы белән хәмер эчә. Бездә андый хәлне күрмәссең, Аллага шөкер! Пакь, матур күңелле, яшьләргә күркәм үрнәк безнең өлкәннәр. Мәдрәсә оештырып, эшләтеп җибәрдек. Бу куанычлы хәл, дәвамлы булсын. Бүген өлкәннәребезне хөрмәтләп мул табын әзерләнгән. Авыл, район җитәкчеләренә рәхмәт, игътибардан калдырмыйлар. Киләчәктә дә барыбызга да хәерле гомерләр насыйп булсын! – дип изге теләкләрен җиткерде.

Бәйрәмдә озак еллар Сәмәкәй авыл җирлеге Советы рәисе булып эшләгән Нәрисә Мисбахова: «Мин дә ветераннар сафында бит хәзер», – дигәч, бераз аптырап киттем. Аның эштән туктаганын сизми дә калганмын. Аннары үзе дә бик яшь күренә, пенсиядә димәссең дә.

– Өйдә бик рәхәт. Хуҗалыкта эш бетми, оныклар карыйм. Әле менә «Зиләйлүк» ансамбленә йөрим, – ди ул, зур канәгатьлек белән.

Нәрисә генә түгел, хезмәттәшләрем мөхәррирләр, башка тармакларда эшләүче арасында да, лаеклы ялга китеп, рәхәт итеп яшәүчеләр күп. Эштән китүгә, кешенең кадере бетә, дип карарга күнексәк тә, монда да хәл үзгәрә бара. Моңа белгечләр дә игътибар иткән. Шушы көннәрдә генә видеоконференция режимында узган брифинг та да социаль яклау, хезмәт һәм мәшгульлек министрлыгы вәкилләре илдә уртача кеше гомеренең озыная баруын, актив ветераннарыбызның артуын билгеләп үтте. Сыенда чагында, нык килеш пенсиягә чыгып, үз кадерен белеп, гомернең алтын көзенең рәхәтен тоеп яшәүчеләр арта. Алар бик актив: яңа һөнәр, шөгыльләр үзләштерәләр, компьютерны өйрәнәләр. Ветераннар клубларына йөриләр, үзешчән сәнгатьтә актив катнашалар. Үзебезнең редакция ветераны Заһидә апа Нәбиуллинаны гына алыйк: аны өендә тотам димә. Һәрчак хәрәкәттә, я ул ветераннар клубына киткән, әле китапханәдәге, райондагы чарада катнаша. Компьютерда эшли, безгә мәкаләләрен электрон почта аша җибәрә, социаль челтәрләрдә утыра. Ә бит аңа киләсе елда 80 тула! Картлыкны шатлык итү үзеңнән һәм әйләнә-тирәдәгеләрдән дә тора. Мондый өлкәннәрнең үрнәге барыбызга да өлге, шулай яшәргә, озын гомерле һәм гел хәрәкәттә булырга язсын.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100