Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Тукай районында «Сабантуе гүзәле – 2017» бәйгесенең алтын таҗын Мәләкәс авылы кызы алды
Район Сабантуенда алтын таҗны киеп, районның иң сылу һәм иң булган гүзәле исемен йөртер өчен әлеге бәйгедә җиде кыз көч сынашты.
(Тукай, 27 июнь, "Татар-информ", "Якты юл", Эльвира Абдуллина). Тукай районында матур йолалар сакланып килә. Билгеле булганча, һәр елны Сабантуе алдыннан, иң сөйкемле, иң уңган, тапкыр һәм тыйнак кызлар арасында ярыш уза. Шушы көннәрдә Комсомолец бистәсендә урнашкан «Браво» арт-үзәгендә «Сабантуе гүзәле – 2017» бәйгесе узды. Район Сабантуенда алтын таҗны киеп, районның иң сылу һәм иң булган гүзәле исемен йөртер өчен әлеге бәйгедә җиде кыз көч сынашты. Инде күркәм традициягә әверелгән әлеге бәйгенең Комсомолец поселогында узуы да очраклы түгел. Узган елны «Сабантуе гүзәле» исемен шушы бистә кызы Алсу Сәлахова яулаган иде, дип яза җирле басма.
«Сабантуе гүзәле – 2017» бәйгесенең җиңүче булырга Эльвина Борһанова (Теләнче Тамак, 21 яшь), Айсылу Гыйльфанова (Боерган, 18 яшь), Йолдыз Мәүләвиева (22 яшь), Гөлназ Нурмиева (Биклән, 19 яшь), Эльвина Шагалиева (Мәләкәс, 17 яшь), Айгөл Шәрәфиева ( Калмаш, 21 яшь) һәм Ралина Ванеева (Кече Шилнә, 17 яшь) дәгъва кылдылар. Жюри әгъзалары арасында «Башкортстан гүзәле» исеменә лаек булган, хәзерге көндә район мәдәният бүлегенең кадрлар буенча баш белгече Резедә Алмакаева, «Күзкәй АвтоДвор» комплексы җитәкчесе Радик Биков, Боерган авылында эшләп килүче «Ихластан» эшкәртү цехы җитәкчесе Айрат Арсланов, «Юл буенда» җәмгыятенең генераль директоры Фаяз Закиров, «Пчелка» хореографик коллектив җитәкчесе Светлана Альфиш бар иде.
Беренче бәйгедә чибәрләребез чын татар телендә бөек шагыйребез Габдулла Тукайның шигырьләрен укырга тиешләр иде. Барлык гүзәлләребез дә әлеге биремне югары дәрәҗәдә үтәде. Шагыйрьнең уй-кичерешләрен дә, шигырьнең төп темасын да тамашачыга күрсәтә алдылар. Әмма жюри әгъзаләре әлеге биремне иң яхшы итеп, Айсылу Гыйльфанова үтәде, дип таптылар – аңа иң күп баллар бирелде.
Икенче бәйге – татар халкының милли ризыкларын пешерү белән бәйле шаян видео төшереп, тамашачыга тәкъдим итү иде. Гүзәлләребезнең кайсысы кош телен сайлаган, икенчесе – кыстыбый, кемдер – бәлеш, токмач, шәңгә һәм чәкчәк пешергән. Кызлар бу биремне дә шәп үтәделәр. Һәркайсысы видео төшергәндә шаянлык та кертергә, тапкыр, зирәк булырга һәм ниндидер яңа нәрсә уйлап табарга да җитешкән. Барча тамашачыга да Эльвина Борһанованың видеосы ошады. Эчләр катканчы көлдек, видеода төшкән кешеләрнең артистлыгына таң калдык.
Өченче бәйге – иҗади бәйге иде. Һәрбер гүзәлебез үзенең сайлавы буенча берәр номер тәкъдим итәргә тиеш булды. Кызлар шөгыльләре, сәләтләре һәм осталыклары белән таң калдырды. Эльвина Борһанова татар халык биюен тәкъдим итте, Айсылу Гыйльфанова бер чибәр егет белән вальс биеде, Йолдыз Мәүләвиева тирә-юньгә танылырга өлгергән, Иске Абдул авылыннан игезәк Габидуллиннар белән бергә җыр башкарды. Бөтен зал дәррәү күтәрелеп, аларга кушылды. Гөлназ Нурмиева үзе язган эссене яттан сөйләп китте. Мин әлеге кызда нәфис сүз осталыгы бар икән дип уйлап куйдым. Эльвина Шагалиева барча тамашачыга бик матур җыр бүләк итте, сәхнәдә үзен чын җырчы кебек тотты. Ә Айгөл Шәрәфиева «Карлы яңгыр» җыры белән күңелнең иң нечкә кылларын тибрәндерде. Ралина Ванеевага килгәндә, әлеге чибәребез, гомумән, барчабызны таң калдырды. Ралина чын осталар сыман баянда уйнады. 17 яшьлек кызның баянда татар көйләре уйнавы һәркемнең күңеленә хуш килде.
Дүртенче бәйгедә чибәрләребез сәхнәгә бергә чыгып, төрле халык биюләрен башкарырга тиешләр иде. Монда кызларыбызның мөлаемлыклары, зифалыклары, нәфислекләре таң калдырды.
Иң соңгы бәйгедә кызлар купшы күлмәкләрен киеп, дефилега чыктылар. Һәрберсенең чыгышы кечкенә бәйрәм булды – күлмәкләре, гүя һавадагы йолдызлардан чигелгән, җем-җем киләләр. Аеруча, Айсылу Гыйльфанованың күлмәген әйтеп үтәсе килә. Яшел хәтфә кебек материалга татар халкының милли бизәкләре көмеш белән чигелгән иде. Күз явын алырлык!
Бәйгеләр тәмамланганнан соң, җюри әгъзалары түбәндәге нәтиҗәләр ясадылар. «Иң оста җырчы» номинациясендә – Айгөл Шәрәфиева, «Иң сылу кыз» – Ралина Ванеева, «Иң шаян кыз» – Йолдыз Мәүләвиева, «Нәфис сүз остасы» – Гөлназ Нурмиева, «Иң зәвыклы кыз» номинациясендә Эльвина Борһанова җиңү яуладылар. Менә иң дулкынландыргыч минутлар. Ике кыз гына калды, «Сабан туе гүзәле» исемен кем яулар? Эльвина Шагалиева, әллә инде Айсылу Гыйльфановамы? Жюри әгъзалары әйтүенчә, кызларның икесе дә «Сабан туе гүзәле» исемен йөртергә лаеклы. Шулай да, җиңүче берәү генә була. Айсылу Гыйльфанова «Чын татар кызы» дип табылды, ә «Сабан туе гүзәле – 2017» бәйгесенең алтын таҗын Мәләкәс авылы кызы Эльвина Шагалиевага алды. Зифа буйлы, мөлаем йөзле Эльвина тыйнак кына сәхнәдән барсына да зур рәхмәт әйтте, диелгән район хәбәрләрендә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз