Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Тукай районында рус телле балалар татарча сөйләшергә өйрәнде
Татар телендә дөрес сөйләшергә өйрәтү өчен, балаларны кызыксындыра алырлык аралашу даирәсе булдыру, сюжетлы уеннар оештыру зарур.
(Тукай районы, 7 апрель, "Татар-информ", "Якты юл", Рамилә Фәррахова). Бүгенге көндә мәктәпкәчә тәрбия учреждениеләрендә эшләүче татар теле тәрбиячеләре алдында торган бурычларның иң мөһиме – рус телле балаларга татар теле өйрәтү, аларны халкыбызның тарихы, матур йола, гореф-гадәтләре, милли бәйрәмнәре, мәдәнияте белән таныштыру. Шул максатка нигезләнеп, бу көннәрдә «Татарстан» совхозы поселогының «Лебёдушка» балалар бакчасының татар теле тәрбиячесе Земфира Гарипова әзерлек төркемендә рус телле балалар белән «Мин татарча сөйләшәм» дип исемләнгән мастер-класс күрсәтте, дип яза җирле басма.
Бу чарада балалар бакчасы тәрбиячеләре, Кнәз урта мәктәбенең татар теле укытучылары катнашты. Татар телендә дөрес сөйләшергә өйрәтү өчен, балаларны кызыксындыра алырлык аралашу даирәсе булдыру, сюжетлы уеннар оештыру, гомумән, баланың актив сөйләмен үстерү зарур. Земфира Гарипова «Танышу», «Командир», «Кафе», «Телефон», «Тәрҗемәче» уеннары аша рус телле балаларның сөйләм телен үстерү юлларын күрсәтте. Махсус дәрес югары дәрәҗәдә үтте. Рус телле балалар татарча дөрес, матур итеп сөйләшә беләләр, татар телен бик теләп өйрәнәләр.
Моннан тыш V сыйныф укучылары балалар бакчасының әзерлек төркемендә шулай ук «Мин татарча сөйләшәм!» акциясе уздырдылар. Укучылар балалар белән бергә татарча җырладылар, шигырьләр сөйләделәр, татар халык уеннары уйнадылар, нәни дусларына акциянең түштамгасы булган «Ә» хәрефен бизәп ясарга өйрәттеләр. Бәйрәмдә катнашкан һәр бала шарлар һәм «Минем татарча беренче 150 сүзем» дигән сүзлекләр белән бүләкләнде.
«Лебёдушка» балалар бакчасында үткән бу чаралар мәктәп белән балалар бакчасындагы бәйләнеш, дәвамчанлык үрнәге, ә педагогларның бер-берсен аңлап, үзара хезмәттәшлек итеп эшләүләре – сабыйларның балалар бакчасыннан мәктәпкә тагын да ныклы әзерлек белән килүләренә нигез булып тора.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз