Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Тукай районында ремонттан соң тагын ике буа куллануга тапшырылды
Тукай районында ремонттан соң тагын ике буа куллануга тапшырылды
(Тукай районы, 4 ноябрь, "Татар-информ", "Якты юл"). Бу атнада Тукай районында капиталь төзекләндерүдән соң ике буа куллануга тапшырылды. Алар Мәләкәс һәм Түбән Суыксу авыл җирлекләре территорияләрендә. Беренчесе – Иске Җирекледә, Мәләкәс елгасы буасы, икенчесе – Югары Суыксу һәм Яңа Мусабай авыллары арасындагы буа. Икесе дә нык тузган хәлдә, узган гасырның 80нче елларында салынып, бүгенгә кадәр бер ремонт та күрмәгән объектлар иде, дип яза җирле басма.
Гомумән, соңгы вакытта районда ремонтланган буаларның барысы да шул елларда барлыкка килгәннәр. Алар, нигездә, басуларга су сиптерү өчен төзелгән булганнар. 30-40 ел кул тимәгән әнә шул буалар соңгы елларда күпләп төзекләндерелә башлады. Әлеге күләмле һәм бик күп финанслар сораучы эшне башкарырга гидротехник корылмаларны төзекләндерү юнәлешендә эшләүче федераль һәм республика программалары ярдәм итә. Районда буаларны ремонтлауда «Яр Чаллы Мелиоводстрой» оешмасы эшли. 2010 елдан әлеге предприятие хезмәткәрләренең тырышлыгы белән 31 буа яңа төс алды. Шул исәптән 5есе – Иске Җирекле, Югары Суыксу, Күктәк-Мирсәет, Шилнәбаш авылларында һәм Яңа поселогындагылары быел гына куллануга тапшырылды.
Иске Җирекледәге һәм Югары Суыксудагы объектларның икесендә дә авария булганда суны агызу, боздан саклау, төптән су җибәрү җайланмалары ясалган, задвижкалар алыштырылган, буаның өсте ремонтланган, юлга вак таш салынган, сигнал баганалары утыртылган. Кыскасы, таләп ителгән эш төрләренең барысы да башкарылган. Яңартылган буаларны кабул итүгә район башлыгы Васил Хаҗиев һәм Казаннан «Татмеливодхоз» идарәсенең төзелеш бүлеге башлыгы Рәшит Хафизуллин килгәннәр иде. Алар, гадәттәгечә, ремонтка уңай бәя бирделәр.
«Яз көннәрендә су ташып, буаның агып китү куркынычы бар иде, төптән суны агызып җибәрү җайланмасы эшләми иде. Хәзер андый проблема булмас дип ышанабыз. Күпер өсте дә яңартылды, транспорт йөрү өчен уңайлыклар тудырылды», – ди Түбән Суыксу авыл җирлеге башлыгы Флер Ихсанов. Ул җирлектә тагын Керәшен Маҗыны авылында бик иске буа барлыгын, анда ремонтның нык кирәклеген билгеләп үтә. Күпер аша үтә торган юл – авылга керүче төп юл. Язгы ташуда бу авылда яшәүчеләр өчен юл өзелә дисәң дә ялгыш булмас. «Яр Чаллы Мелиоводстрой» җәмгыяте директоры Фәрит Гыйздәтуллинның әйтүенчә, Керәшен Маҗыны буасын төзекләндерү проекты әзер, экспертиза узган, бүген программага кертү мәсьәләсе хәл ителә. Ләкин бу эре объект, күп чыгымнар таләп итә, федераль ярдәмсез булмый. Ә, гомумән, программалар эшли башлаганнан бирле Түбән Суыксу авыл җирлегендә барысы 4 буа ремонтланган.
Мәләкәс авыл җирлегендә әлегә беренче буа гына төзекләндерелгән. Авария хәленә килгән бу объектның монда да бөтенләй яңа төс алуын билгеләп үтә җирлек башлыгы Ирина Кузнецова. Халык буадан балык тота, ял итә, янгын куркынычсызлыгы өчен файдалана.
Киләсе елгы планга килгәндә, Фәрит Гыйздәтуллин Сәмәкәй авылы буасының ремонтланачагын, Октябрь-Бүләк, Таулык, Борды һәм Керәшен Маҗыны авылларындагы гидротехник корылмаларның проектлары әзер, планга кертү алдында булуын билгеләп үтә, диелгән район хәбәрендә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз