news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Тукай районында полиатлон буенча көч сынаштылар

Командалар арасында беренче урынга Кнәз мәктәбе лаек дип табылды.

(Тукай районы, 10 март, "Татар-информ", "Якты юл"). Тукай районының Яңа бистәсендә интернациональ бурычларын үтәгәндә һәлак булып калган якташлар истәлегенә багышланган полиатлон буенча район беренчелеге үтте, дип яза җирле басма.

Ярышларда 13 район мәктәбе арасыннан барысы бергә 70тән артык кеше катнашты. Егетләр 2 км дистанцияне чаңгыда узды, тартылды, пневматик винтовкадан атты, ә кызлар 2 км дистанцияне чаңгыда үтте, пневматик винтовкадан атты, гәүдәне күтәрүдә көч сынашты.

Шәхси беренчелектә егетләр арасында Артем Кожевниковка («Татарстан» совхозы поселогы), Азат Гәрәевка (Яңа бистәсе), Айнур Фәсхетдиновка (Сәмәкәй) тиңнәр булмады. Ә кызлар арасында призлы урыннарда Язилә Шәймәрдәнова (Түбән Суыксу), Элиза Шәмсиевага (Сосновый Бор) калдылар. Командалар арасында беренче урынга Кнәз мәктәбе лаек дип табылды. Икенче һәм өченче урыннар Яңа поселогы һәм Калмаш мәктәпләре укучыларына бирелде.

news_right_1
news_right_2
news_bot