Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Тукай районында пенсионерлар саны ел саен 230 кешегә арта
Россия Пенсия фондының Тукай районы бүлегендә 11259 пенсионер исәптә тора.
(Тукай районы, 11 октябрь, "Татар-информ", "Якты юл"). Россия Пенсия фондының Тукай районы бүлегендә 11259 пенсионер исәптә тора. Шуларның 84 проценты пенсия яшенә җиткән тукайлылар. Агымдагы елның 1 августына алынган бу саннарны Тукай районы Пенсия фонды бүлеге җитәкчесе Раил Тимербаев аппарат киңәшмәсендә хәбәр итте, дип яза җирле басма.
Шунысын да искәртик, пенсия алучылар саны елдан-ел арта бара. Мәсәлән, 2013 елның гыйнварында районда 10461 пенсионер булган һәм бу күрсәткеч һәр елны якынча 230 кешегә арткан. Шулай да дәүләт тарафыннан расланган йөкләмәләр тулы күләмдә үтәлде, дип белдерде Раил Расыйхович. Боларга барлык төр пенсия, пособие һәм башка социаль түләүләр керә. Узган 2016 елда Тукай районы Пенсия фонды бюджетына 1 млрд 201 млн сум күләмендә акча кергән, бу исә фаразланганның 103 процентын тәшкил итә.
Агымдагы елда ике мәртәбә индексация уздырылган. 1 февральдә эшләмәүче пенсионерларның иминият пенсияләре һәм ай саен бирелә торган түләүләр, 1 апрельдән исә социаль пенсияләр арткан. Индексация уздырылганнан соң районда уртача иминият пенсиясе 11801,57 сум тәшкил итә. 1 гыйнварда бу күрсәткеч 516 сумга кимрәк булган. Ә 2016 елның 1 гыйнварында – якынча 855 сумга азрак.
Яшь буенча лаеклы ялга чыкканнарның пенсия күләме Тукай районында 11889 сум, Россиядә – 13600 сум һәм Татарстанда – 12400 сум тәшкил итә.
Агымдагы елның 1 гыйнварыннан Татарстан Республикасында пенсионерның яшәү минимумы күләме 8232 сум дип исәпләнә. Эшләмәүче пенсионерларның гомуми матди тәэмин ителеше шушы суммадан кимрәк булган очракта аларның пенсияләренә өстәмә федераль социаль түләү каралган. Мондый түләүне 1011 тукайлы ала, дип бәян итте район Пенсия фонды бүлеге җитәкчесе Раил Тимербаев.
Районда бүгенге көндә федераль ташламаларга ия булган 3339 тукайлы яши. Алар социаль хезмәтләр тупланмасына, ягъни дәүләт тарафыннан бирелә торган социаль ярдәм алуга хокуклы. Ләкин әлеге тупланмадан баш тартучылар да бар, дип белдерде Раил Расыйхович район аппарат киңәшмәсендә.
Пенсия фонды бүлеге хезмәткәрләренә әлеге социаль ярдәм турында сорап мөрәҗәгать иткән һәркемгә шәхси аңлату эше уздырылган. Узган ел белән чагыштырганда социаль тупланмадан баш тартучылар саны районда кимегән. Агымдагы елның 1 сентябренә федераль ташламаларга ия тукайлыларның 2037се социаль хезмәтләр тупланмасын кирәк түгел дип белдергән. Бу барлык күрсәткечнең 61 проценты. Узган 2016 елда исә баш тартучылар 61,7 процентны тәшкил иткән. Пенсия фонды бүлеге җитәкчесе Раил Тимербаев әйткәнчә, Тукай районы әлеге өлкәдә республиканың 5 иң яхшы районы исемлегенә керә.
Исегезгә төшерәбез, социаль хезмәтләр тупланмасы 1 февральдән 5,4 процентка артты һәм бүгенге көндә ул 1048 сум тәшкил итә.
2500гә якын тукайлы ана сертификатына ия булган.
Бүгенге көндә ана капиталы сертификаты күләме 453 мең сумнан артыграк тәшкил итә. Агымдагы елның тугыз ае эчендә дәүләт сертификаты 117 тукайлыга тапшырылган.
Әлеге программа эшли башлаганнан бирле, ягъни 2007 елның 1 гыйнварыннан Тукай районында барлыгы 2480 гаилә ана капиталы сертификатына ия булган, дип хәбәр итә Пенсия фонды бүлеге җитәкчесе.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз