Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Тукай районында «Онытылмас моңнар» фестивале үтте
Аерым концерт номерларын һәм театральләштерелгән вокал-хореография композицияләрен үз эченә алган мондый чара быел бишенче мәртәбә уздырылды.
(Тукай районы, 29 ноябрь, "Татар-информ", "Якты юл"). Яр Чаллының «Энергетик» мәдәният сараенда район үзешчәннәренең «Онытылмас моңнар» дип исемләнгән халык иҗаты фестивале үтте. Әлеге чараның максаты – Кама аръягы регионында халык мәдәнияте җәүһәрләрен яшь буынга тапшыру, дип яза җиирле басма.
Фестиваль районда 2012 елдан оештырыла. Ул вакыт аралыгында катнашучылар да, коллективлар саны да артты. Репертуар киңәйде: үзешчәннәр аерым концерт номерларыннан театральләштерелгән вокал-хореография композицияләренә дә кадәр куя башладылар.
Быелгы фестиваль экология елына багышланды һәм «Күңел табигате» темасы астында үтте. Чарада 23 авыл җирлегеннән 350дән артык кеше катнашты. Барлыгы 24 иҗат коллективы тамашачыларга үз чыгышын тәкъдим итте. башк еллардан аермалы буларак, бу юлы берничә авыл үзешчәннәренең берләштерелгән номерлары күп булды. Сәхнәгә 5 яшьлек балалардан башлап, 90 яшьлек өлкәннәргә кадәр чыкты. Татар, рус, керәшен коллективлары төрле вокал-хореография чыгышлары күрсәттеләр.
«Онытылмас моңнар» фестивале җиңүчеләрне һәм катнашучыларны бүләкләү белән тәмамланды. Рәхмәт хатлары шулай ук фольклор коллективларының район мәдәниятен үстерүгә үзләреннән зур өлеш керткән өлкәннәренә дә бирелде
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз