Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Тукай районында наркоманнар саны кимегән
Соңгы ике айда гына да наркотиклар кулланудан 4 кеше үлгән.
(Тукай, 4 июнь, "Татар-информ", "Якты юл"). Тукай районында наркоманнар саны кимегән, ләкин, нигездә, үлүчеләр исәбенә, дип яза район газетасы.
Бүген район хакимиятендә үткән наркотикларга каршы көрәш комиссиясе утырышында үзәк Хастаханәнең табиб-наркологы Раил Богданов шулай дип белдерде. 31 майга районда наркомания буенча профилактик исәптә – 27, диспансер исәбендә 34 кеше тора. Наркоманнарның иң күбе – Круглое Поле бистәсендә. Анда бүгенге көндә наркотик һәм психотроп матдәләр кулланучы 23 кеше теркәлгән. Аннан кала, Бәтке (9 кеше), «Татарстан» совхозы бистәсе (4 кеше) тора. Кечкенә генә һәм шәһәрдән шактый читтә урнашкан Останковода да 2 кеше профилактик һәм 1 кеше диспансер исәбендә тора. Быел гына Иске Дөрештә, «Татарстан» совхозы бистәсендә, Олы Шилнәдә һәм Кече Шилнәдә берешәр кеше исәпкә бастырылган.
Соңгы ике айда гына да наркотиклар кулланудан 4 кеше үлгән. Үлүчеләр Круглое Поледан, Бәткедән Түбән Суыксудан һәм Нефтебаза поселокларыннан, дип белдерде табиб.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз