news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Тукай районында нәниләр өчен "Библио-утрау"га акча биреләчәк

Әлеге интерактив зонада иң кечкенә яшьтәге балалар да шөгыльләнә алачак.

(Казан, 30 октябрь, “Татар-информ”). Тукай районында «Библио-утрау» дип аталган интерактив зона булдыру өчен, «Татарстан» совхозы бистәсе китапханәсенә 240 мең сумнан артык грант биреләчәк. Әлеге зонада иң кечкенә яшьтәге балалар да шөгыльләнә алачак, диелә районның “Якты юл” газетасы.

Грант, муниципаль районнарның мәдәният һәм сәнгать иҗат коллективлары проектларына ярдәм итү йөзеннән, Татарстан Хөкүмәтеннән бүленә. Конкурста 109 проект катнашты, шуларның 35е грант алуга иреште. Финанслау киләсе айда көтелә, проект шуннан соң 10 ай эчендә тормышка ашырылырга тиеш.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100