news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Тукай районында муниципаль хезмәткәрләр спортта көч сынашты

Спартакиаданың җиңүчеләре исә кубок, медаль һәм спорт кибетенә сертификатлар белән бүләкләнде.

(Тукай районы, 23 апрель, "Татар-информ", "Якты юл"). Ялларда муниципаль хезмәткәрләр үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үттеләр. Шул уңайдан Тукай районы Сосновый Бор бистәсендә спорт комплексында муниципаль хезмәткәрләрнең II район спартакиадасы узды, дип яза җирле басма.

Район хакимияте бинасында, авыл җирлекләре башкарма комитетларында эшләүчеләр, көндәлек хезмәт киемен спорт костюмына алыштырып, җитезлектә, тизлектә һәм осталыкта көч сынашты. Ярышларны Тукай муниципаль районы аппараты җитәкчесе Әсхәдә Наврозова ачыпҗибәрде. Һәм, спортчыларны сәламләп, республика күләмендә үткәрелүче муниципаль хезмәткәрләр спартакиадасында тукайлыларның мактаулы III урын алуларын билгеләп үтте.

Беренче шундый район спартакиадасы узган елны үткәрелгән иде, ул вакытта да тукайлылар ярышларда актив катнашты. Быел спартакиадада өстәл теннисы, пневматик винтовкадан ату, бадминтон, гер спорты, шашка, дартс һәм турникта күтәрелүдә хезмәткәрләр үзләренең көчен күрсәтте. Кагыйдә буенча һәр катнашучы икедән дә артык төрдә катнаша алмады. Ярышларга балалар белән килүчеләр дә бар иде. Сабыйлар өчен аерым программа әзерләнмәсә дә, алар һәр спорт төрен үзләренчә уйнап, бергә биеп, күңел ачып йөрделәр. Район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Гөлнара Ганиева бу уңайдан спратакиада оештыручыларына тәкъдим белән чыкты:

– Әйдәгез икенче елга спартакиаданы киңрәк масштабта, гаилә бәйрәме итеп оештырыйк. Муниципаль хезмәткәрләр, ял көнне баламны кайда калдырыйм икән дип борчылып түгел, ә спартакиадага балалары белән килсеннәр. Сабыйлар өчен аерым спорт мәйданчыгы әзерләп, алар өчен дә ярышлар кертүне уйларга кирәк, – диде Гөлнара Фердинантовна.

Берничә муниципаль хезмәткәрдән ярышта катнашу барышында тиз генә блиц-сораштыру уздырдык. Менә нәрсә диделәр алар.

Илүзә Шамилова, Боерган авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары:

– Былтыр да дартста катнашкан идем, быел да менә үз көчемне тагын бер тапкыр сынап карарга булдым. Узгын елны шулай ук винтовкадан ату буенча III урын алдым. Спорт белән көндә шөгыльләнергә вакыт калмый. Шулай да кышын чаңгыда йөрергә, җәен йөгерергә, җәяү йөрергә яратам.

Гөлнара Ганиева, район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары:

– Буем кечкенә булуына карамастан, мәктәптә мин баскетбол уйный идем, һәм бик әйбәт. Чаңгы ярышларында да гел катнаштым, хәтта чаңгы буенча разрядым да бар. Хәзер исә спорт белән шөгыльләнү көндә тәтемәсә дә, үземне физик яктан актив кеше дип саныйм. Сабан туенда кул көрәшендә катнашам. Әлбәттә, авылның алдынгы хезмәтчәннәре мине шундук егып сала, шулай да ярышларда була торган шушы азарт, үзара дус булып, җиңүгә омтылу бик ошый.

Алсу Шәйдуллина, финанс-бюджет палатасы белгече:

– Шашканы яхшы уйныйм дип саныйм, гаиләдә үзара да ярышабыз. Шулай да ярышларда катнашкан юк иде. Узган елны шахмат буенча көч сынаштылар, ә быел менә шашка барлыгын белгәч, бик теләп ярышка язылдым. Спорт белән шөгыльләнү ул акыл эшеннән ял итү өчен менә дигән чара.

Әсхәдә Наврозова, район аппараты җитәкчесе:

– Спортны, гомумән, бик яратам. Университетта укыганда мин волейбол буенча җыелма команда составында идем. Спорт бит ул сәламәтлеккә файда итеп кенә калмый, ә яхшы кәеф тә бирә, акыл эшчәнлеген дә яхшырта.

Спартакиаданың җиңүчеләре исә кубок, медаль һәм спорт кибетенә сертификатлар белән бүләкләнде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100