news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Тукай районында мотоциклчыларга карата профилактик чара узды

Гади генә кагыйдәләрне онытып, алар еш кына үзләрен үзләре куркыныч астына куя.

(Тукай районы, 2 июнь, "Татар-информ", "Якты юл"). Күптән түгел район ЮХИДИ хезмәткәрләре мотоцикл йөртүчеләр катнашындагы юл-транспорт һәлакәтләрен кисәтү максатыннан махсус рейд үткәрделәр. Алар анда, ике тәгәрмәчле транспорт йөртүчеләрне туктатып, юл йөрү куркынычсызлыгы турында белешмәлекләр тапшырдылар, дип яза җирле басма.

Мотоцикл сатып алгач, бик күпләр тизрәк утырып чыгарга ашыга. Кызганычка, куркынычсызлык турында кайберәүләр уйлап та карамый. Ләкин гомере һәм сәламәтлеге турында иң беренче чиратта мотоцикл йөртүче үзе уйларга тиеш. Гади генә кагыйдәләрне онытып, алар еш кына үзләрен үзләре куркыныч астына куя. Мотоциклчылар катнашындагы фаҗигаләр юлларда кабатлана тора. Онытмагыз, бу төр транспортка утыргансыз икән, сезнең гомер кыл өстендә дигән сүз. Мотоцикл уенчык түгел, иң куркыныч транспорт чарасы. Анда утыру өчен, беренчедән, йөртү күнекмәләрең, тәҗрибәң булу, икенчедән, руль артына бары тик аек килеш кенә утыру шарт, дип кисәтәләр район ЮХИДИ бүлегеннән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100