news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Тукай районында милли ризыклар бәйрәме узды

Бәйрәм күренекле аш-су остасы Юныс Әхмәтҗановка 90 яшь тулу уңаеннан үткәрелгән.

(Тукай районы, 28 февраль, "Татар-информ", "Якты юл"). Тукай районында милли ризыклар бәйрәме узды, дип яза районның "Якты юл" газетасы.

 28 февральдә күренекле аш-су остасы Юныс Әхмәтҗановка 90 яшь тула. Шуның истәлегенә Казанда Юныс Әхмәтҗанов исемендә татар милли аш-су осталыгы бәйгесе узачак.  Тукай районында бәйрәм дә шул уңайдан үткәрелде.

Бәйрәм Сәмәкәй мәдәният йорты каршында эшләп килүче ”Зиләйлүк” ансамбеленең “Каз өмәсе күренеше“ белән башланып китте. Нинди бәйрәм инде ул каз тәбикмәгеннән башка?! Гөлфирә апа Әюпова тәбикмәк пешерү буенча остаханә үткәрде. Аннан соң килгән кунаклар үз күчтәнәчләрен тәкъдим иттеләр. 

Халкыбызның бер генә мәҗлесе дә җыр, бию, уен-көлкесез узмыйдыр. Монда да авыл халкы рәхәтләнеп күңел ачты, ”Сигезле”, ”Ачык авыз”, ”Чәбәк-чәбәк” һәм башка җырлы-биюле уеннар башкарды. Ә уеннардан соң мул табын артына җыелып, тәмле ризыклар белән рәхәтләнеп чәй эчте, татар халык җырларын башкарып, күңелләргә рухи азык алды, диелә район хәбәрендә.

news_right_1
news_right_2
news_bot