news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Тукай районында «Миңнеханов» хуҗалыгында язгы бодайның гектарыннан уртача 35 ц уңыш чыга

Хуҗалык җитәкчесе Минталип Миңнеханов ел саен комбайн штурвалы артына үзе утыра.

(Тукай районы, 24 август, "Татар-информ",  "Якты юл" ). Тукай районында «Миңнеханов» крестьян-фермер хуҗалыгында язгы бодайның гектарыннан уртача 35 центнер уңыш чыга. Хуҗалык җитәкчесе Минталип Миңнеханов ел саен комбайн штурвалы артына үзе утыра, дип яза җирле басма.

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, 23 август иртәсенә район буенча бөртекле культуралар 18,8 мең гектар мәйданда урылган, шуның 18,3 мең гектары суктырылган, бу планның 43 процентын тәшкил итә. Тулаем җыем – 59,7 мең тонна. Шул исәптән 31 мең тонна көзге бодай, 21 мең тонна арпа, 4 мең тонна арыш, 1,2 мең тонна борчак, 226 центнер солы. Уртача уңдырышлылык – гектарыннан 32,5 центнер. 10846 гектарда җир эшкәртелгән, шуның 3812 гектарында көзге культуралар чәчелгән.

«Миңнеханов» крестьян-фермер хуҗалыгында районда беренче булып язгы бодай культурасын суктыра башладылар. 250 гектарныц 150се суктырылды инде. Гектарыннан чыккан уртача уңыш – 35 центнер. Ә игътибарга иң лаеклысы – биредә һәр елны урып-җыю чорында комбайн штурвалы артына хуҗалыкның җитәкчесе Минталип Миңнеханов үзе утыра.

– Язгы бодайны суктыруны узган ел 21 июльдә башлаган булсак, бу елны ике атнага соңрак тотындык. Ел авыр килсә дә, уңышы зарланырлык түгел. Көннәр явым-төшемсез торса, 4-5 көнлек эш калып бара. Хәзергә бар да һава шартлары белән бәйле. Әле менә бүген дә көне буена өстән яңгыр явып тора, димәк, ашлыкның җилләгәнен көтәргә туры киләчәк. Урып-җыю белән беррәттән, 50 гектар мәйданда җир эшкәртеп, көзге арыш чәчтек. Узган ел көзге культура чәчмәгән идек, – дип сөйләде Минталип Миңнеханов.
Игенчелектән кала, хуҗалыкта тагын яшелчәчелек тармагы да бар. Шуны әйтергә кирәк, узган атнада хуҗалыкта авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов үзе булып, булачак бәрәңге уңышын югары бәяләгән иде.

– Бәрәңге алуга 2 сентябрьдә тотынырга планлаштырабыз. Гектарыннан 300 центнерлап уңыш чыгар дип өмет итәбез. Министр үзе йолкып алган ароза сортлы бәрәңге төбеннән 10 данә, ә гала сортыннан 15-20 данә бәрәңге чыккан иде, – диде Минталип Исмәгыйлевич.

Хуҗалык белән идарә итүче Рамис Миңнехановның сүзләренчә, 2018 ел уңышы өчен орлык склады тулысынча төзеләндерелгән. Әлеге эшләр 3,5 миллион сумга төшкән. Шулай ук орлык һәм бәрәңге саклыйсы складларда зарарлы гөмбә, төрле чирләр һәм микробларга каршы эшкәртү, агарту, җилләтү эшләре бара, диелгән район хәбәрендә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100