news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Тукай районында Марат Әхмәтов басуларны карады

Тукай районында 4 май иртәсенә якынча 6000 гектар мәйданда чәчү эшләре башкарылган.

(Тукай, 5 май, "Татар-информ", "Якты юл"). Тукай районына эш сәфәре белән Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов  булды, дип яза район газетасы.

Тукай районында 4 май иртәсенә якынча 6000 гектар мәйданда чәчү эшләре башкарылган.

Район игенчеләре авыл хуҗалыгы министры белән очрашты. Визитының беренче өлешендә ул вертолеттан район басуларына күз йөртеп чыкты. Аннары Сәйдәшев исемендәге авыл хуҗалыгы оешмасының Торнаташ авылы янындагы мәйданчыгында предприятиеләр җитәкчеләре, крестьян-фермер хуҗалыклары башлыклары белән очрашты.

Язгы кыр эшләренең торышына килгәндә, районда 4 майга «Биклән» җитештерү кооперативы, «Кама» агрофирмасы, «Кама-Бекон», «Ярыш», «Гигант», «Р-Агро» (элеккеге «Чаллы яшелчәсе»), Сәйдәшев исемендәге хуҗалыклар, «Вилданов» крестьян-фермер хуҗалыгы чәчүгә кереште. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, 4 май иртәсенә район буенча якынча 6000 гектар мәйданда чәчү эшләре башкарылган. Шуның 4500 гектарын язгы бөртекле культуралар били, 350 гектар – азык культуралары һәм 1200 гектар – шикәр чөгендере. Шикәр чөгендере игү белән бездә «Кама» агрофирмасы шөгыльләнә. Алар әлеге культураны чәчүгә сишәмбе көнне кереште. «Камский» җитештерү кооперативы, «Тукай азык-төлек» корпорациясе һәм «Ирек» кебек әлегә чәчүгә тотынмаган хуҗалыклар шушы көннәрдә кырга чыгарга әзерләнәләр.

Марат Әхмәтов хуҗалык җитәкчеләреннән хәлләрен белешеп, бүген аграрийларны иң борчыган мәсьәләләр хакында сорашты. «Хуҗалыкны тартып баручы төп көч – сөт сату. Шуңа күрә, бу продуктка бәя кимемәсен иде. Ә бүген киресе күзәтелә: соңгы вакытта хуҗалыклардан сатып алу бәясе, мәсәлән, килограммына 4 сумга кадәр төште», – дип сүз башлады «Гигант» предприятиесе җитәкчесе Риф Имамов. Ул шулай ук барлык төр субсидияләрнең дә быел соңга калып килүен билгеләп үтте. Кредит алмыйча эшләүчеләргә дә техника яки башка кирәк-ярак сатып алганда дәүләт ярдәме булсын иде, дигән теләкләрен дә әйттеләр авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре. Ягулык материалының быел кыйммәтләнүе шулай ук кыенлыклар китереп чыгарган. Министрга бу проблеманы да җиткерделәр.

Марат Әхмәтов быел республикада, уртача 10 процентка арттырып, бөртеклеләрдән якынча 5 млн тонна уңыш алу бурычы куела, дип белдерде. Тукай районында да былтыргы күрсәткеч 10 процентка үсәргә тиеш, диде. Иң мөһиме, еллар хәере белән килсен, табигать уңай булсын, диде ул.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100