news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Тукай районында мәрхәмәтле эшләр атналыгы башланды

Шушы акция кысаларында Кнәз авылы мәдәният йорты хезмәткәрләре мөмкинлекләре чикле балалар яшәүче гаиләләрдә булдылар.

(Тукай районы, 27 сентябрь, "Татар-информ", "Якты юл"). Тукай районында мәрхәмәтле эшләр атналыгы башланды, дип яза җирле басма.

25 сентябрьдән 2 октябрьгә кадәр Татарстан Республикасында «#ДОБРЫЙТАТАРСТАН #МӘРХӘМӘТЛЕТАТАРСТАН «Көзге мәрхәмәтлек атнасы – мәрхәмәтле эшләр эстафетасы» акциясе старт алды.

Шушы акция кысаларында Кнәз авылы мәдәният йорты хезмәткәрләре мөмкинлекләре чикле балалар яшәүче гаиләләрдә булдылар. Илсөяр Шәрәфиева, Даниил Кащеев, Данил Рәхмәтуллин һәм Карина Низамиеваларга татлы күчтәнәчләр бирделәр. Һәр баланың күзләрендә бетмәс-төкәнмәс шатлык, зур куаныч балкыды. Әлеге хис-кичерешләрне бернәрсә белән дә алыштырып булмый. Сабыйларга карап дөньяның ни кадәр күпкырлы икәнен аңлыйсың, ә бала күңелендәге җылылык исә безнең үзебезне үзгәртергә сәләтле, дип хәбәр итә безгә Кнәз авылы мәдәният йорты директоры Тамара Тузеева.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot