news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Тукай районында өлкәннәр спорт ярышларында активлык күрсәттеләр

Ярышлар спортның 6 төре буенча үтте.

(Тукай районы, 15 октябрь, "Татар-информ", "Якты юл"). Тукай районы Сосновый Бор бистәсенең  спорт комплексында өлкәннәр арасында спартакиада үтте. Ярышларда 50дән артык кеше, шул исәптән 17 команда көч сынашты. Спартакиаданың ачылу тантанасында район яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге башлыгы Илнур Гәрәев, шулай ук район ветераннар советы һәм инвалидлар оешмасы җитәкчесе Галимҗан Зарипов катнашты, дип яза район газетасы.

Ярышлар спортның 6 төре буенча үтте: шашка, өстәл теннисы, ату, дартс, бочче (туп ярдәмендә уйнау, боулингка охшаш) һәм кул көрәше. Спартакиада кысаларында катнашучылар үзләрен спорт ягыннан гына түгел, ә иҗади яктан да күрсәтте: өлкәннәр җырладылар да, биеделәр дә. Нәтиҗәдә командалар арасында Кнәз авыл җирлеге өлкәннәре I урынны яулап алдылар. Икенче һәм өченче урыннарда Күзкәй белән Әҗмәкәй авыл җирлеге өлкәннәре калды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100