news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Тукай районында өлкәннәр Өченче буын университетына йөри

Боерган авылында сәламәт яшәү рәвеше дәресләренә 19 кеше йөриячәк.

(Тукай районы, 14 октябрь, "Татар-информ", "Якты юл", Зәрия Вәлиева). Тукай районында өлкәннәр өчен Өченче буын университеты эшләп килә. Быел университет 6 төркемгә белем бирәчәк. 4 төркем компьютерда эшләргә өйрәнәчәк. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Бүгенге көндә Калмаш авылында 2 төркем пенсионерлар компьютер белемнәрен үзләштерә. Өченче буын университетында алар өчен Туган як тарихын өйрәнү төркеме дә оештырылачак. Боерган авылында да шушы университетка йөрүчеләр өчен яңа уку елы башланды. Бу уңайдан ачык дәрес күрсәтелде.

Боерган авылы пенсионерлары заман белән бергә атлыйлар. Биредә «Сәламәт яшәү рәвеше» төркемендә укытучы-табиб Маһинур Шәйхетдинова дәрес-шөгыльне теория һәм практика белән берлектә алып бара. Махсус программа нигезендә үткәрелүче дәрес-шөгыльгә һәр укучы-пенсионер ашкынып килә.

Маһинур Шәйхетдинова өлкән кеше организмына яхшы тәэсир итүче аерым-аерым күнегүләр системасын булдырган. Уку сезоны башланган көнне ул район җитәкчелеге, чакырылган кунакларга ачык дәрес күрсәтте.

Район башлыгы урынбасары Рөстәм Закиров ачык дәресне караганнан соң фикерләре белән уртаклашты.

"Боерган авылында Өченче буын университетында белем алучы һәм спорт белән шөгыльләнүче пенсионерларның яшәү рәвеше башкаларга үрнәк. «Скандинавия йөреше» буенча «Җиңел атлап сәламәт булу» исеме астында республика күләмендә уздырылган фестивальдә дә боерганлылар актив катнаштылар", диде ул. 

Боерган авылында сәламәт яшәү рәвеше дәресләренә 19 кеше йөриячәк. Ул атнага өч мәртәбә үтә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100