news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Тукай районында "Лебедушка" балалар бакчасын 16,3 миллион сумга төзекләндергәннәр

Бирегә 136 бала йөри.

(Казан, 9 декабрь, "Татар-информ", "Якты юл"). Тукай районында тагын бер мөhим социаль объект капиталь ремонттан соң ишекләрен ачты. Ул Татарстан бистәсенә караган Кнәз авыл җирлегендәге "Лебедушка" балалар бакчасы. Бу хакта җирле басма хәбәр итә. 
 
Бакчаны төзекләндерүне В.Шашин исемендәге "Татнефть" җәмгыяте үзенең социаль программасы кысаларында башкарып чыкты. 1977 елда төзелгән балалар бакчасы тузган иде. Аны яңарту өчен 16,3 миллион сум акча тотылды. 
 
Әлеге акчаларга тәрәзә-ишекләрне алыштырдылар, стеналарны ачык төскә буядылар, яңа идән җәйделәр, электр һәм янгын сигнализациясен, канализация, җылыту системаларын яңарттылар. Ишегалдында яктырткычлар урнаштырдылар. Ремонт үткән бакчага район хакимияте ярдәме белән өр-яңа җиhазлар да кайтарылды. 
 
Хәзер монда балалар өчен шартлар шәhәрнекеннән ким түгел. Моннан тыш, бакча мөдире Ләйсән Шакирова "Ритек" җәмгыяте уздырган бәйгедә катнашып, 150 мең сум грант отты. Әлеге акчалар спорт җиhазлары hәм оргтехника сатып алуга тотылачак. 
 
Бүгенге көндә "Лебедушка" балалар бакчасына 136 бала йөри. Аларның ата-аналары мондый кайгыртучанлык күрсәткән өчен В.Шашин исемендәге "Татнефть" җәмгыятенә һәм район хакимиятенә рәхмәт юллады.  

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100