news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Тукай районында һәлакәттән соң өч кеше хастаханәгә озатылган

Юл-транспорт һәлакәте бүген төнлә “Кояшкай” балалар сәламәтләндерү лагере янында булган.

(Казан, 9 октябрь, "Татар-информ"). Тукай районында чит ил машинасы юл кырыена очып төшеп киткән, һәлакәттән соң өч кеше хастаханәгә озатылган. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

Бүген төнлә бердәм 112 номеры экстрен диспетчерлык хезмәтенә Тукай районында “Кояшкай” балалар сәламәтләндерү лагере янында юл-транспорт һәлакәте булу хәбәре килеп ирешкән.

“Дэу Нексия” руле артында 24 яшьлек хатын-кыз булып, ул идарәне югалтып, машинасы юл кырыена төшеп киткән һәм ауган.

Чаллы 6нчы зона коткару хезмәткәрләре автомобиль аккумуляторын сүндереп, зыян күрүчеләргә машинадан чыгарга булышкан.

Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә, 24 яшьлек машина йөртүче, 25, 26 яшьлек пассажирлар хастаханәгә озатылган, хәлләре уртача.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100