news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Тукай районында кызлар күбрәк туа

Октябрь аенда Тукай муниципаль районы гаилә хәле актларын теркәү бүлегендә 34 бала тууы рәсмиләштерелгән.

 (Тукай районы, 17 ноябрь, "Татар-информ", "Якты юл"). Октябрь аенда Тукай муниципаль районы гаилә хәле актларын теркәү бүлегендә 34 бала тууы рәсмиләштерелгән. Шуларның 15е малай, 19ы – кыз, дип яза җирле басма.

Сирәк кушыла торган исемнәрдән тукайлылар үзләренең сабыйларына узган айда Агилә, Сафинә, Эдгар, Әмирхан исемнәрен сайлаган.

Гаилә хәле актларын теркәү бүлегендә хәбәр иткәнчә, октябрьдә 9 пар законлы никахларын билгеләп үткән.

news_right_1
news_right_2
news_bot