news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Тукай районында кышкы чорга терлек азыгы әзерли башлаганнар

Хуҗалыкларга ярдәмгә район оешмалары да чыга.

Тукай районында кышкы чорга терлек азыгы әзерли башлаганнар
tukai-rt.ru

(Тукай районы, 22 июнь, "Татар-информ", "Якты юл", Алена Фазылова). Тукай районында кышкы чорга терлек азыгы әзерли башлаганнар. Хуҗалыклар печән, сенаж, яфраказык туплау белән мәшгуль. Бу көннәрдә бюджет оешмалары хезмәткәрләре дә әлеге эшкә җәлеп ителә. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Бүгенге көндә "Р-Агро" hәм Сәйдәшев исемендәге хуҗалыклар малларга яшел яфраказык җыя башлады. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең җитештерү-маркетинг бүлеге башлыгы Ирина Гарипованың белдерүенчә, бүген район буенча 12 тонна яфраказык әзерләнгән.

Бу эшкә беренчеләрдән булып "Р-Агро" хуҗалыгы кереште. Җитәкчесе Ришат Хатыйповның сүзләренчә, биредә 1615 баш мөгезле эре терлек исәпләнә. Район буенча барысы 80 тонна витаминлы яшел азык җыю планы куелса, аның 14 тоннасы "Р-Агро"га туры килә. Бүгенге көндә хуҗалык 510 тонна печән, 260 тонна сенаж, 8 тонна яфраказык әзерләп куярга өлгергән инде.

Сәйдәшев исемендәге хуҗалыкта да терлек азыгы әзерләү эшләренең кызган чоры. Биредә 2180 баш мөгезле терлек бар, шуның 675е савым сыерлар. Хуҗалыкның баш хисапчысы Илсур Сафинның белдерүенчә, бүгенге көндә күпьеллык үләннәр 800 гектар мәйданнан чабылган. Шуның 500 гектары печәнгә, 300 гектары сенажга булачак.

Печән, рулоннарга төрелеп, ферма территориясенә кайтарылган. Сенаж 210 тонна әзерләнгән, аны базга салганнар. Яфраказыкка килгәндә, аны биредә 16 тонна әзерләү планы куелган. Әлегә шуның 2 тоннасы җыелган. Хуҗалык дару үләннәрен дә җыю турында кайгырткан.

Хуҗалыкларга ярдәмгә район оешмалары да чыга. Без барган көнне Сәйдәшев исемендәге предприятиегә районның ветеринария берләшмәсе хезмәткәрләре килгән иде. Әлеге хуҗалыкка ветеринария хезмәткәрләре яфраказык җыюда һәр елны булыша.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100