news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Тукай районында кукуруз 850 гектарда җыеп алынган

Быел район басуларында кукуруз 3 мең гектардан артык мәйданда үстерелгән.

Тукай районында кукуруз 850 гектарда җыеп алынган
tukai-rt.ru

(Тукай районы, 6 октябрь, "Татар-информ", "Якты юл", Эльвира Абдуллина). Тукай районында бүген аграрийлар силос өчен кукуруз уру белән мәшгуль. Хәзерге вакытта кукуруз 850 гектарда җыеп алынган, базларга 16,1 мең тонна силос салынган. Кырларда 18 комбайн эшли. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Быел район басуларында кукуруз 3 мең гектардан артык мәйданда игелгән, шуның 2,7 меңе силоска, 450 гектары орлыкка дип үстерелде.

"Гигант" хуҗалыгында кукуруз 400 гектар мәйданда игелә. Бүгенгә шуның 135ендә эш тәмамланган. Гектарыннан уртача 300 центнер уңыш алынган.

Комбайн урган массаны "КАМАЗ"лар комплекска, силос базына ташый. Биредә аны ике "К-700" тракторы яхшылап, һава үтмәслек итеп тыгызлый. Һава шартлары мөмкинлек бирсә, кукуруз уруны ун көн эчендә төгәлләячәкләр.

news_right_1
news_right_2
news_bot