news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Тукай районында котыру чире буенча карантин игълан ителде

Карантинны районда котыру чиренең соңгы очрагы теркәлеп, ике ай үткәннән соң гамәлдән чыгарачаклар.

(Казан, 30 март, «Татар-информ»). Татарстанның Тукай районы Югары Байлар авылы территориясендә котыру чире буенча карантин игълан ителде. Шул хактагы указ хокукый мәгълүмат порталында дөнья күргән.

Карантин гамәлдә булган чорда авыл территориясендә йорт хайваннары белән сату итәргә, кыргый җәнлекләрне ауларга, шикле терлекне ит өчен суярга, шулай ук сөтләрен азык итеп кулланырга ярамый.

Документ нигезендә, карантинны районда котыру чиренең соңгы очрагы теркәлеп, ике ай үткәннән соң гамәлдән чыгарачаклар. Указның үтәлешен ТР Министрлар Кабинеты контрольдә тотачак. 

news_right_1
news_right_2
news_bot