news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Тукай районында, кош гриппы таралу куркынычы булганга, кош ите сатуны вакытлыча тыйганнар

Белгечләр кошчылык фермер хуҗалыклары булганнарга аеруча сак эш итәргә кирәклеген искәртә.

Тукай районында, кош гриппы таралу куркынычы булганга, кош ите сатуны вакытлыча тыйганнар
архив/Рамиль Гали

(Казан, 25 июль, “Татар-информ”). Тукай районында, кош гриппы таралу куркынычы булганга, вакытлыча кош ите сатуны тыйганнар. Бу хакта “Якты юл” газетасы яза.

Чикләү чаралары турында сүз район хакимияте киңәшмәсендә барган. Район ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Ленар Хәйбуллин кошчылык фермер хуҗалыклары булганнарга сак эш итәргә кирәклеген әйтә. Хуҗалыкларда якынча 400 – 500 мең баш кош тотыла. Моннан тыш, кошчылык белән “Чаллы- Бройлер” шөгыльләнә.

Киңәшмәдә шәхси йорт хуҗаларына кош-кортны базарлардан, газета белдерүләре яисә социаль челтәрдәге хәбәрләр аша алмаска киңәш итәләр. Шулай ук кош итен һәм йомырканы санкцияләнмәгән сату урыннарыннан алырга ярамаганлыгы искәртелә.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов указы нигезендә республиканың биш районында – Апас, Чүпрәле, Кайбыч, Кама Тамагы, Тәтештә кош гриппы буенча карантин кертелде. Соңрак кош гриппы тагын бер районда – Буада ачыкланган һәм анда да карантин кертелгән.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100