Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Тукай районында комбайнын иң яхшы итеп әзерләгән механизаторга премия биреләчәк
14 июль көнне районда хуҗалыкларның урып-җыюда катнашачак техникасы тикшереләчәк.
(Тукай районы, 13 июль, "Татар-информ", "Якты юл" ). Тукай районында комбайнын иң яхшы итеп әзерләгән механизаторга премия биреләчәк, дип яза җирле басма.
14 июль көнне районда хуҗалыкларның урып-җыюда катнашачак техникасы тикшереләчәк. Тикшерү «Р-Агро» агрофирмасында башланып, көн дәвамында сигез хуҗалыкта узачак. Комиссия әгъзалары бөртек суктыру комбайннарының әзерлеген, техниканың төзеклеген, Ростехнадзордан рөхсәт кәгазе булу-булмауны, янгын сүндерү җайланмасы, медицина ярдәме күрсәтү өчен аптечкасы, комбайнчының махсус эш киеме белән тәэмин ителешен һәм башка таләпләрне тикшерәчәк. Иң яхшы әзерлеклеләргә урында ук премия бирү каралган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз