Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Тукай районында китаплы җәй укучылар белән язучыларны очраштыра
Тукай районы Күзкәй китапханәсендә мәдәниятле җәй дәвам итә, балалар белән төрле кызыклы чаралар үткәрелеп тора.
(Тукай районы, 30 август, "Татар-информ", "Якты юл"). Тукай районында китаплы җәй укучылар белән язучыларны очраштыра. Тукай районы Күзкәй китапханәсендә мәдәниятле җәй дәвам итә, балалар белән төрле кызыклы чаралар үткәрелеп тора, дип яза җирле басма.
Әлбәттә, китап укуга кызыксындыру тәрбияләү беренче урында, шуңа күрә бу юлы китапханәгә авылыбызда яшәп иҗат итүче, балалар өчен язган «Без ясаган кар бабай» («Ел китабы-2015» конкурсында III урынны алган), «Әкиятләр», «Тәгәри китте йомгагым» китаплары, зурлар өчен чыккан «Йөрәгемдә – буран» шигырьләр җыентыгы авторы Флёра Мәрдәнованы чакырдык. Язучының әкият-китапларында татар телебезгә, милли мирасыбызга, тәрбияви рухи байлыгыбызга сак караш кызыл җеп булып сузыла. Очрашу көткәннән дә матуррак узды. Флёра ханым туган телгә мәхәббәт, аны күз карасыдай саклау зарурлыгы турында бик үтемле итеп сөйләде. Ә инде үзе аралашып яши торган язучылар тормышы, иҗаты турында сүз алгач, балалар язучы апаларын сорауларга күмде. Һәрберсе үзләрен кызыксындырган сорауларга җавап алып, очрашудан бик канәгать булып таралыштылар, дип яза безгә Күзкәй авылының китапханә мөдире Тәнзилә Шәйхнурова.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз