news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Тукай районында китаплы кыш бәйрәме узды

Уникаль проект Библиокыш өч көн дәвам итте.

(Тукай районы, 22 февраль, "Татар-информ", "Якты юл"). Тукай районында уникаль һәм бик үзенчәлекле бәйрәм узды. Ел фасыллары фестивале проекты кысаларында Библиокыш үткәрелде. Китап сөючеләрне районның Круглое Поле поселогы бистәсе күпфункцияле үзәге кабул итте, дип яза районның "Якты юл" газетасы.

Китап, әдәбият һәм китап укуга мәхәббәт бәйрәме көз көне дә билгеләп үтелгән инде. Китап укуның трендта, һәрвакыт модада булуын аңлата торган чара булды ул. Библиокыш та нәкъ шул фикерне куәтләде. Бәйрәмнең ачылу тантанасында Тукай муниципаль районы башлыгы Васил Хаҗиев та катнашты. Ул тукайлылар иҗат иткән курчак, кул эшләнмәләре, картиналар күргәзмәсе белән танышты. Шулай ук китапханә фотосессиясендә дә катнашты.

Тукай районы үзәкләштерелгән китапханәләр системасы директоры Гүзәл Шакирова әлеге проектның республикада уникаль булуын искәртте һәм барысын да китап бәйрәме белән котлады.

Тамашачылар хозурына театральләштерелгән күренеш, курчак театры, күңелле фотосессия, “тәмлүшкәләр” белән чәй эчү һәм, әлбәттә инде, Льюис Кэрроллның “Алиса могҗизалар илендә” әкияте тәкъдим ителде. Укучылар төрле мастер-классларда, квест-уеннарда, викториналарда һәм әкияттә катнашты.

Бәйрәм тәмамланды, ә китапханәләргә юл һәрвакыт ачык килеш кала бирә. Чөнки бу проект сүз сәнгатенә мәхәббәт уята. Алда исә тукайлыларны Библиояз көтә, диелә район хәбәрендә.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100