news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Тукай районында кискен респиратор вируслы инфекцияләр белән авыруның 145 очрагы теркәлгән

Башка атналар белән чагыштырганда авырулар очрагы 14,1 процентка күбрәк.

 (Тукай районы, 4 апрель, "Татар-информ", "Якты юл"). Үткән атнада Тукай районында кискен респиратор вируслы инфекцияләр белән авыруның 145 очрагы теркәлгән. Шуларның 97 очрагы 17 яшькә кадәр булган балаларга туры килә. Башка атналар белән чагыштырганда авырулар очрагы 14,1 процентка күбрәк, дип яза җирле басма.

Яр Чаллы шәһәре, Тукай районындагы ТР Роспотребнадзор идарәсенең баш белгече Рәйханә Марченко хәбәр итүенчә атна дәвамында Тукай районында кискен эчәк инфекциясен Кама поселогында яшәүче бер өлкән кеше, "Татарстан" совхозы бистәсендәге бер бала йоктырган.

Грипп авыруы булу шиге белән Сосновый Бор поселогына Ижау шәһәреннән кунакка дип килгән бер бала Яр Чаллы шәһәренең йогышлы авырулар хастаханәсенә озатылган.
Комсомолец поселогында яшәүче бер өлкән яшьтәге кешене эт тешләгән. Зыян күрүчегә тиешле медицина ярдәме күрсәтелгән.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100