news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Тукай районында кич утырып такмак әйтештеләр

Авыл халкы орчык өмәсенә җыелды.

(Тукай районы, 9 февраль, "Татар-информ", "Якты юл"). Тукай районы Күзкәй авылы китапханәсендә еш кына кич утырулар оештырыла, дип яза районның "Якты юл" газетасы.

«Хәтирә» клубы әгъзалары дус-ишләре, күрше-күләннәре белән бергә төрле чаралар үткәрә. Бу юлы алар, әнкәйләребезнең шөгыле онытылмасын дип, йон, каба-орчыклар алып килеп, кул эшенә җыйналдылар.

«Баксаң, традицияләребез онытылмаган икән әле. Кемдер йон язарга, икенчеләр йон эрләргә, калганнар бәйләмгә керештеләр», – ди Күзкәй авылыннан Тәнзилә Шәйхенурова. Уен-җырсыз нинди кич утыру инде ул? Ике гармунчы уйный башлау белән, кич утыручылар шаян такмаклар да, моңлы татар көйләрен дә җырлап җибәрделәр. Мәкаль-әйтемнәр, табышмаклар да әйтештеләр. Бер-берләреннән бәйләү үрнәкләре дә өйрәнделәр.

Уңышлары да мактанырлык шул, Суфия Шәмсетдинова бәйләгән башмаклар теләсә нинди күргәзмәләргә куярлык. «Кышкы озын кичләребез шулай сизелми дә бергә-бергә күңелле уза тора», – ди кич утыруга җыелган авыл халкы.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100