news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Тукай районында кибетсез авылларга кулланучылар кооперативы хезмәт күрсәтә

Автокибет һәр авылга атнага ике мәртәбә чыгачак.

(Тукай районы, 6 апрель, "Татар-информ", "Якты юл", Эльвира Абдуллина). Тукай районында кибетсез авылларга кулланучылар кооперативы хезмәт күрсәтә. Бүген ул барысы 2500ләп кеше яши торган 14 кечкенә авылга көндәлек кирәкле товарлар алып килә. Һәр авылда бер сәгатькә якын сату итә. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Иң мөһим товар – көнкүрештә беренче чиратта кирәкле продуктлар. Болар – ипи, шикәр, тоз, он, ярмалар. Катырылган ит, сөт продукцияләре, камыр эшләнмәләре, консервлар, ярымфабрикатлар, яшелчәләр, хуҗалык кирәк-яраклары да бар. Тәм-томнар да җитәрлек: әйтик, прәннек-конфетлар, җиләк-җимеш кайнатмалары, колбасалар, тозлы сельд балыгы. Шулай ук гигиена кирәк-яраклары, кием-салым да бар.

– Кечкенә авылларга хезмәт күрсәтү – безнең бурыч. Аеруча Күперле, Шөкрәле, Калиновка, Аулаш, Казаклар авылларында яшәүчеләр көтеп тора безне. Ассортимент киң. Товарны республика житештерүчеләреннән алабыз. Бәяләрне дә бик күтәрмәскә тырышабыз. Ипигә күп еллар бер бәя тора – 25 сум, – ди кулланучылар кооперативы җитәкчесе Елена Дунаева.

Автокибет киләчәктә дә эшен дәвам итәчәк. Һәр авылга атнага ике мәртәбә чыгачак. Ул авыл кешесен ел әйләнәсендә азык-төлек белән тәэмин итәчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100