news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Тукай районында капланган иномарканы йөртүче һәлак булган

М7 трассасының бишенче чакрымында чит ил автомобиле каршы як полосага чыгып, юл читенә төшеп капланган.

(Казан, 24 август, «Татар-информ»). Татарстанның Тукай районында «Рено» автомобиле юл читенә төшеп капланган, шоферы һәлак булган. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

Кичә М7 трассасының бишенче чакрымында чит ил автомобиле идарәсен югалтып, каршы як полосага чыккан һәм юл читенә төшеп капланган. Машина йөртүче алдагы тәрәзәдән очып чыккан һәм аны иномарка таптаган. 29 яшьлек ир-ат алган җәрәхәтләрдән шунда ук үлгән.

Юл һәлакәте тизлекне арттыру нәтиҗәсендә килеп чыккан дип фаразлана.


 

news_right_1
news_right_2
news_bot