news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Тукай районында «КАМАЗ» белән бәрелешкән машина йөртүчесе исән калган

Авария М7 юлында Түгәрәк Кыр бистәсе борылышында килеп чыккан.

Тукай районында «КАМАЗ» белән бәрелешкән машина йөртүчесе исән калган
Валентин Кулагин

(Казан, 10 сентябрь, «Татар-информ»). Тукай районында бетонболгаткыч белән бәрелешкән җиңел машина йөртүчесе исән калган. Бу хакта «Татар-информ»ның махсус корреспонденты хәбәр итте.

«Авария М7 юлында Түгәрәк Кыр бистәсе борылышында килеп чыккан. 10нчы модельле «Лада» Чаллы ягына бара торган булган. Шул чакта «КАМАЗ» борыла башлаган һәм шунда алар бәрелешкән», — дип сөйләде агентлык корреспонденты. 

Җиңел машина йөртүчесен хастаханәгә озатканнар. Аның күкрәк читлегенә зыян килгән. Автомобиле тимер өеменә әйләнеп калган.



 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100