news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Тукай районында көрәш ярышлары узачак

Анда 1999-2001, 2002 һәм аннан да яшьрәк булган малайлар катнаша.

(Казан, 27 гыйнвар, «Татар-информ»). 28 гыйнвар көнне Тукай районы Сосновый Бор бистәсенең «Яшьлек» спорт комплексында көрәш буенча район Кубогына беренчелек үтә. Анда 1999-2001, 2002 һәм аннан да яшьрәк булган малайлар катнаша, дип яза районның «Якты юл» газетасы.

Спортчыларны үлчәү сәгать 8дә, ярышлар 9да башлана. Катнашучыларның үзләре белән иминият кенәгәсенең төп нөсхәсе, туу турындагы таныклык, уку җиреннән алынган белешмә, көрәшү өчен махсус киеме булуы шарт.

Ярышларның баш хөкемдары – Ильяс Гыйлаев, баш сәркатиб – Рафаэль Гыйззәтуллин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100