Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Тукай районында кәҗәләрне һәм сыерларны чыршы-нарат агачлары белән сыйларга тәкъдим итәләр
Тукай районы авылларында Яңа елга бизәлгән чыршыларны кәҗә асраучы хуҗалыкларның турыдан-туры үзләренә бирә аласыз.
(Тукай районы, 13 гыйнвар, "Татар-информ", "Якты юл"). Яңа ел бәйрәмнәре узып китте. Өй түрендә бизәнеп-ясанып торган чыршы-наратларның да кадере, балалар өчен кызыгы бетте. Хәер, искечә Яңа елга кадәр әле алар торалар. Аннан соң инде урыннары чүп контейнерларына күчә. Ә без сезгә урман сылулары чыршы-наратларны алай бик тиз генә чыгарып атмаска киңәш итәбез, чөнки алар кәҗәләр өчен менә дигән азык, бик күп витаминнар чыганагы. Чыршыны бары тик уенчыклардан, мишурадан арындырырга кирәк. Ботаклар каротинга бай, кәҗәләрнең иммунитетына бик яхшы йогынты ясый. Мөгезле-сакаллы сөтлебикәләр рационына чыршы, нарат кергәндә аларның шулай ук сөт сыйфаты да арта икән, дип яза җирле басма.
Зур шәһәрләрдә Яңа ел символын кабул итү өчен махсус пунктлар да оештырыла. Аларны соңыннан фермерлык хуҗалыкларына җибәрәләр. Тукай районы авылларында исә кәҗә асраучы хуҗалыкларның турыдан-туры үзләренә бирә аласыз. Бу уңайдан Тукай районы ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Рәүф Басыйров белән элемтәгә кердек, мәсьәләгә ачыклык керттек.
– Чыршы-наратларны кәҗәләр генә түгел, сыерлар да бик яратып ашыйлар. Чыршыларыгызны елтыр-елтыр килеп торган мишурадан арындырырга иренсәгез, йорт хайваннары аларны үзләре үк аралаштырып ашыячак, бу яктан маллар бик игътибарлылар һәм акыллылар. Чыннан да, чыршы-наратларда каротин күп. Кыш айларында бигрәк тә малларның ашау рационына игътибар итәргә кирәк. Сөтлебикәләрегезне яшел төсен югалтмаган печән, сенаж, әйбәт силос, кызыл һәм сары сорттагы кишер, кабак, сары кукуруз һәм әйтеп киткәнемчә нарат, чыршы ылысларын ашатсагыз яхшы. Шуны истән чыгармаска кирәк: әгәр дә малларның организмында каротин җитәрлек дәрәҗәдә булмаса, ул яшь терлекләрнең үсеш дәрәҗәсенә, шулай ук йорт хайваннарының продуктивлылыгы һәм инфекцион чирләргә каршы торучанлыгы төшүенә китерергә мөмкин, – дип аңлатты Рәүф Ягъфәр улы.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз