news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Тукай районында июль аенда ике сабый үз өйләрендә дөньяга туган

Гаиләдә икенче бала булып туучылар саны арткан.

(Тукай районы, 9 август, "Татар-информ", "Якты юл"). Тукай районында агымдагы елның җиде аенда 229 бала дөньяга беренче мәртәбә аваз салган. Шуларның 40ы – июль аенда, дип яза район газетасы.

Гаиләдә икенча бала булып туучылар – 21 сабый, өченче булып – 9, беренче– 8 һәм дүртенча бала булып туучылар саны – 2. Зур Шилнә авылында исә кечкенә Азалия бала тудыру йортында түгел, ә өендә дөньяга килгән. Тукай районы ЗАГС бүлегендә хәбәр иткәнчә, гаилә бу карарны үзе кабул иткән. Шулай ук “Бриз“ бакчачылык хуҗалыгында үз йортлары белән яшәүче һәм шунда пропискада булучы гаиләдә дә Лев исемле сабый, әти-әнисе теләге белән, үз өендә туган.

Июль аенда Тукай районы башкарма комитеты ЗАГС бүлегендә 17 никах рәсмиләштерелгән.

news_right_1
news_right_2
news_bot