Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Тукай районында иртәнге күнегүләрне хокук сакчылары белән ясыйлар
«Хокук сакчылары белән зарядка» дип исемләнгән бу чарада 100дән артык бала катнашты.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
(Тукай районы, 29 май, "Татар-информ", "Якты юл"). «Игътибар – балалар!» дип аталган профилактик акция кысаларында Тукай районы Эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре Новотроицкое мәктәбенә барды. Алар анда укучылар өчен иртәнге зарядка үткәрделәр.
«Хокук сакчылары белән зарядка» дип исемләнгән бу чарада 100дән артык бала катнашты. Бүлек башлыгы урынбасары – балигъ булмаганнар белән эшләү бүлекчәсе башлыгы, полиция майоры А.Кәримов, балигъ булмаганнар белән эшләүче өлкән инспектор, полиция майоры Э. Нурхәмитова, бүлекнең ветераннар советы рәисе, отставкадагы эчке эшләр полковнигы Р.Халикова балаларга юлда куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәү, сәламәт яшәү рәвеше алып бару хакында сөйләделәр. Мондый чараны башка мәктәпләрдә дә үткәрү планлаштырыла.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз