news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Тукай районында инвалидлар Сабан туе узды

Бүгенге көндә районда 18 яшькә кадәрге 160 инвалид бала исәпләнә.

(Тукай районы, 28 июнь, "Татар-информ", "Якты юл").  Тукай районында инвалидлар Сабан туе узды. Мәләкәс авылында узган зур бәйрәмгә барысы да килә алмаган, билгеле. Сабан туенда 120дән артык сабый катнашты, аларның 41е мөмкинлекләре чикле булган балалар иде, дип яза җирле басма.

Бүгенге көндә районда 18 яшькә кадәрге 160 инвалид бала исәпләнә.

Сабан туен район башлыгының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Гөлнара Ганиева ачып җибәрде. Ул физик мөмкинлекләре чикле балалар өчен Сабан туеның район тормышында аерым бер әһәмиятле урын алып торуын, әлеге очрашу мизгелләренең нәни күңелләргә җылылык бүләк итүен әйтеп үтте.
Сабан туе программасында кызыклы чаралар, җыр-биюләр, шигырь сөйләүләр, уен-бәйгеләрдә катнашып бүләкләр алу – барысы да каралган иде. Төрле авыл җирлекләреннән килгән балалар иҗат коллективларының чыгышлары, мәйдан уртасында күңелне күреп йөрүче кеше буе курчаклар бер баланы да һәм ата-аналарны да битараф калдырмады. Бәйрәм күтәренке, үзенә бертөрле дулкынландыргыч шартларда барды.

Мәйданчыкның бер почмагында сабыйлар яшел келәмгә җәелгән ак озын биткә төрле төстәге фломастерлар белән рәсемнәр ясадылар. Икенче почмакта спорт һәм милли уеннар оештырылган иде. Алар арасында күзне яулык белән бәйләп әйбер кисү дә, чүлмәккә туп атып тидерү дә, чүлмәк вату, волейбол, теннис уены да бар иде. Балалар әти-әниләренә бик теләп үзләренең сәләтләрен күрсәттеләр. Бүләк откан бәхетле сабыйлар эчкерсез елмая, сөенә.

Сабан туе үткән мәйданчыкта теләгән һәр кеше кайнар чәй белән коймак белән сыйлана, милли ризыгыбыз бөккәннән авыз итә алды. Бәйрәмдә «Бердәм Россия» партиясенең җирле оешмасы секретаре урынбасары Роза Әбделмәнова партия исеменнән сабыйларның һәрберсенә һәм хәтта өлкәннәргә дә туңдырма өләште.
Барлык уеннарда һәм җыр-биюләрдә бик актив булган кыз баланы култыклап йөрүче ханым белән сөйләшеп алдык. Ул Иске Җирекле авылыннан Гөлсинә Габрахманова булып чыкты. Сабан туена кызы Камилә белән килгән икән.

– Камиләдә даун синдромы. Кичә Сабан туе була дигәч, шатлыгын кая куярга белмәде. Бүген иртә таңнан торып утырды, түземсезлек белән көтте. Мондый Сабан туенда ел саен катнашабыз. Физик мөмкинлекләре чикле булса да, теләкләре көчле аларның. Үзенчәлекле балаларга бәйрәм бүләк иткән, үзен кирәкле итеп тою мөмкинлеге биргән өчен аны оештыручыларга зур рәхмәт әйтәсе килә. Һәркемнең бу тормышта үзен кирәкле тоеп, шатланып яшәргә хокукы бар, – диде Гөлсинә ханым, дип яза «Якты юл» газетасы.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100