news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Тукай районында икътисадчылар бүләкләнде

Район башлыгы Васил Хаҗиев чираттагы ялда булу сәбәпле, грамоталарны һәм Рәхмәт хатларын аның урынбасары Рөстәм Закиров тапшырды.

(Тукай районы, 14 июнь, "Татар-информ", "Якты юл"). Тукай районы хакимиятендә үткән атналык киңәшмәдә, һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан, районның төрле предприятиеләрендә, башкарма комитет бүлекләрендә эшләүче икътисадчыларны район башлыгының мактау грамоталары һәм рәхмәт хатлары белән бүләкләделәр, дип яза җирле басма.

Район башлыгы Васил Хаҗиев чираттагы ялда булу сәбәпле, грамоталарны һәм Рәхмәт хатларын аның урынбасары Рөстәм Закиров тапшырды.

Мәртәбәле бүләкләргә «ТМИМ» җәмгыятеннән Юлия Захарова, Яр Чаллы элеваторыннан Марат Зарипов, «Кама-Бекон» предприятиесеннән Вера Забурдаева, «Чаллы-Бройлер» оешмасыннан Ләйсән Гәрәева, «Агрокөч. Чаллы-МПК» җәмгыятеннән Лилия Зарипова, «Тукай нәсел репродукторы» җәмгыятеннән Рәмилә Сираҗова, «Гигант» хуҗалыгыннан Светлана Хаҗиева, Сәйдәшев исемендәге предприятиедән Лена Дәүләтгәрәева, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән Римма Сибгатуллина, үзәк больницадан Халисә Дмитриева, район башкарма комитетының икътисад бүлегеннән Илзирә Лотфрахманова һәм Флюра Вафина, район башкарма комитетының бюджет һәм дәүләт учреждениеләренә хезмәт күрсәтү үзәгеннән Венера Шәкүрова ия булды.
 

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100